Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Югары Татар Лигасы уеннарыннан иң кызыклы ун шаярту (видео)

Яз, яз, яз килә! Яз белән бергә бар дөньясы чәчәк ата, җылы, кояш һәм шушы матур көннәр белән беррәттән 6 апрель көнне, Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә, респуликабызның Югары Татар Лигасы уеннары узып китте.
Татар лигасы уеннарына килгәндә: «Элеккегесеннән дә кызыгырак итеп ясый алмаслар инде бу юлы», дигән уй белән киләсең, һәм килгән саен яхшы кәеф белән кайтып китәсең. 6 апрель көнне ярымфинал булып узды. Бу көнне авыл кызы булуның һәм ул, әни булуның нинди мәшәкатьләре бар, ни өчен бер-берсенә ябышып ускән бәрәңгеләрне аерырга ярамый икәне турыда кызык чыгышлар күрә алдык. Intertat.ru хәбәрчесе иң кызыклы шаяртуларның рейтингын төзеде.   Разминка өлешендәге шаяртулар:   - Сез ничек уйлыйсыз, панцирьсыз ташбака өйсезме яки киемсезме? - Оятсыз! (“Казан арты”, Арча) Иң көчле юморчылар дип былтыргы чемпионнар – Tatar Team (ИФМК) командасы табылды. Командада бер егет һәм берсеннән-берсе үзенчәлекле булган 4 кыз бар.  - Ришат, син сәхнәгә чыкмаган булсаң, бик яхшы булыр иде! - Гөлия, син кияүгә чыксаң,  яхшы булыр иде! - Чулпан, ничек бу сасып беткән сазлык арасында, кечкенә матур асфальт кисәге барылкка килгән монда? - Ришат, синен комплиментларың, борының шикелле, аска таба үсә! Командалар көчле, уен шәп, җанатарлар ут кебек, гомумән алганда, искиткеч атмосфера иде уен көнне. Әгәр дә инде иң кызыклы шаяртуларны аерып, топ 10 төзесәк, ул менә шушындый булыр иде: Арыш мае, КИУ: Тулай торакта булган хәл: - Исәнмесез Зөлфия апа, мин Гөлназга. - Тәк, тукта, син кермисең! - Ну без бит йөрибез.. - Теләсә нәрсә сөйләп утырма әле миңа, мин бит сиңа әйттем кермисең. (Шул вакытта кыз яныннан бүтән егет чыга). - Сау булыгыз, Зөлфия апа. - Пока Марат.. Менә хәзер кер. - Рәхмәт. 2. Буа, «Чүпрә» Буадагы заманча бассейннан күренеш - Бассейны шәп! - Шәп, шәп! - Суы гына юк. - АНДА ГЛАВА ПРОВЕРКА БЕЛӘН КИЛӘ! - СОҢ МОНДА СУ ЮК БИТ! - Йөзегез, берәр нәрсә уйлап табырбыз. - Килә, килә! (Глава керә) - Салават Рамилевич, менә бу безнең яңа бассейн, әле күптән түгел генә төзедек. - Ә су кайда соң? - Бу безнең Буа суы, ул чиста, ул бар, просто күренми... Салават Рамилевич, Сез безгә тагын бер миллион бирмәссезме икән? Фитнесс клуб төзисе бар иде. - Ярар, мәгез! (Кесәсеннән чыгарып, буш кулын суза). - Соң монда юк бит! - Ул бар, просто ул куренми. 3. «Понаехали» Мәскәү Комплимент ясый белмәүче егет Кыз һәм егет басып тора. Егет кызның күкрәкләренә текәлгән. - Альмира, с-с-синең шундый тәмле күзләрең. Син-син-синең к-к-колакларың бар (Күзләрен һаман да күкрәкләреннән ала алмый).  А-а-алар икәү. Синең аякларың урмандагы ике каен агачына охшаган. Менә бу синең мәгънәле күзләренә тагын бер кат чумсам ярыймы? (Күкрәгенә бите белән үрелә). (Кыз егетнең башын үзенең йөзенә күтәрә). - АААААААААА! (Егет куркып кача). 4. Понаехали» Мәскәү Илназ Гариповны ЮХИДИ инспекторы туктаткан   (Төп рольдә җырчы үзе) - ТӘӘӘӘК! ГАРИПООООВ. ИЛНААААЗ! Илнаааз! Гарипов? Илназ Гарипов? Үзе? Җырчы? Нинди җырлары бар әле? Ниттем, бетте-китте. Ни, ни, син бит Арчадан, земляяяк. Менә монда автографыңны куй зинхар. (Илназ автограф куя). - Протоколда имзагыз бар, сездән 5000 штраф! 5. «Әкәмәт» КГАУ Мунчада булган хәл (Әти кеше мичкә су сибә). - Аааа, әти.. - Түз улым, түз, түз. - Эссе, әти. - Түз (улына таба һава өрә). - ААААА, ӘТИ! - ТҮҮҮҮЗ УЛЫМ, ТҮЗ! - Колаклар пешә. - Түз! - Әти мунча янып бетә бит инде. - (Елый-елый). Түз улым, хәзер пожарныйлар килә... 6. «Әкәмәт» КГАУ Көтүче егет Көтүдә вакыт үтми, шуңа анда кеше нәрсә генә эшләргә әзер түгел. Денис исемле егет, имеш, чирәмдә утыра, телләрен асылындырган. Бармагын тартып фокус курсәтә. - Мастер, мастер, мастер (үзен мактый). Залга мөрәҗәгать итеп: - Зөлфия, син менә болай эшли алмыйсың. (Бармакларын аерып күрсәтә). Телен борын очына тидереп карый, булдыра алмый. - Ярар, монда мин проиграл. Сыер булып үкергән булып карый, залга мөрәҗәгать итеп: - Охшаганмы? Юк? Ә болай? (Колобок кебек әйләнә башлый). Кинәт әнисе чыга: - Улым көтү кайтканга ике сәгать бит инде, нишләп ятасын? Үләм, бөтен авыл көлә инде. 7. Әлмәт АДМХИ “Иванушки” төркемендәге татар. “Иванушки” төркемендә татар булса... Өч солист басып тора. “Снегири” җыры. - Снегири герои, поглядиии... - Әгүзебилләһиминәшшайтанирраҗим... 8. «Казан арты», АРЧА Мансур абый секс-шопта булган. Мансур абый беренче тапкырын секс-шопта булган һәм, кайткач, авылдашларына сөйли. - Я, сөйлә инде, нәрсәләр бар анда. - Ну егетләәәәәр, шәһәр халкының фантазиясы чиксееееез. Бу кибет, один в один безнең “Хозтовар” кибете кебек. Килеп керешкә Венера карап тора. - Китсәнә, әллә теге кылый күз Венера инде? - Әйе, әмма кабартылган.Уңга керәсең, көтүчеләр бүлеге, гел чыбыркылар гына. Сулга керәсең, бакчачылар бүлеге. - Ник көрәк саталар мени? - Көрәкләрен белмим, ну саплары төрле размерда. Шунысы сәер, анда цирк отделы бар, клоун борыннар саталар. Әй бала-чаганы көлдерермен дип алган идем, борынга киям, авызга төшә. - Ну, Мансур абый, киттек әле, эшкә барасы бар! - Динар, кара әле синдә изолента бармы? - Нәрсәгә? - Ну, Венераның табан астыннан һава чыгара, шуны чорнап куясы бар. 9. «Tatar Team», ИФМК Ир-егет бул!  - Ришат, сиңа үзеңне бер булса да ир-егет итеп тотсаң, яхшы булыр иде! - Ә сиңа бер булса да ураза тотсаң, яхшы булыр иде.. 10. «Tatar Team», ИФМК Илһам Кытайда Илһам Кытай халкын татарчага өйрәтә. - Сез Илназ Сафиуллинның җырларын тыңлыйсызмы? - ???(Татар телен аңламый). - Ну Бьенсе, Джастин Бибер, Илназ Сафиуллин?

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев