Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Югары Ослан районының Шеланга авылында яңа Мәдәният йорты ачылды

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Югары Ослан районы Шеланга авылында 200 кешегә исәпләнгән Мәдәният йортын ачты. Тантанада район башлыгы Марат Зыятдинов та катнашты. Бу хакта районның “Волжская новь” газетасы хәбәр бирде.

“Күптән көтелгән көн килеп җитте. Федераль программа бәрабәренә һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән санаулы айларда иске бина урынына мәһабәт сарай калкып чыкты, подрядчылар да ышанычны аклады. Районда федерация һәм республика программалары буенча төзелгән 7 нче бина бу. Элеккегеләреннән аермалы буларак, Шеланганыкы бөтен эше тәмамланып тапшырыла, ягъни заманча җиһазландырылган, кирәкле инвентарьлар урнаштырылган килеш. Хәзер иң мөһиме, - аның буш тормыйча, балалар өчен дә, олылар өчен дә мәдәни ял урынына әйләнүе”, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы.

Министр Айрат Сибагатуллин, үз чиратында, шелангалыларны шушы вакыйга белән котлады һәм авыл халкын төрле түгәрәкләрдә актив катнашырга өндәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул Мәдәният йорты хуҗаларына 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров, Мәдәният йорты мөдире Любовь Сандомирова республика һәм район җитәкчелеге исеменә шундый шәп сарай салдырган өчен рәхмәт әйттеләр һәм җирле халыкны төрле мәдәни чараларда катнашырга, Мәдәният йорты урнашкан территорияне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл-мемориалны тәртиптә тотуда булышырга өндәделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев