Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Югалган васыять" спектакле яшьләргә Ислам диненең нигезләрен аңлату өчен бик тәэсирле чара" - Рәфыйк Мөхәммәтшин

Ислам турындагы спектакльләр яшьләргә Ислам диненең нигезләрен аңлату өчен бик тәэсирле чара. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде. Хәбәр иткәнебезчә, 29 гыйнварда Мәскәүнең Crocus City Hall бинасында, мөселманнарда Мәүлид аен бәйрәм итү кысаларында, “Югалган васыять” дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль тамаша куела. Спектакльдә танылган театр һәм кино актерлары Марат Бәшәров, Шамил Хаматов һәм Бибигөл Актан катнашачак. Шулай ук Татарстан, Дагыстан, Ингушетия һәм Башкортстан милли театрларының уеннары күрсәтеләчәк. “Быелгы спектакльнең сюжеты ничектер, әгәр узган елгы кебек булса, дөньяви кешеләргә, яшьләргә шундый эффектив формада ислам диненең нигезләрен аңлату яхшы дип саныйм”, – дип белдерде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Ренат Абянов

Тамашаның сценаристлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры һәм актеры Илгиз Зәйниев һәм Ренат хәзрәт Абянов. Алар әйтүенчә бу тамаша моңа кадәр булганнардан нык аерылып тора. Ренат хәзрәт әйтүенчә, менә шундый театральләштерелгән формат ислам турында мәгълүмат таратуда бигрәк тә уңышлы һәм атаклы шәхесләр турында сөйләргә уникаль мөмкинлек бирә. “Югалган васыять”нең сюжет нигезендә тормыш авырлыкларына түзә алмыйча, үзенә кул салырга карар кылган кыз язмышы. Россия мөселманнары Диния нәзарәтендә бу спектакльне карагач, тамашачылар тормышның мәгънәсе, вак-төякләре һәм бу тормышта Раббыбыз безгә биргән иң зур бүләк нәрсә икәнлеге хакында уйланачакларын белдерделәр. “Бу тамаша үткәннәр хакында уйларга мәҗбүр итә, чөнки үткәннән башка киләчәк юк. Тамашачылар шул вакытның атмосферасына чумачак һәм үзләрен аның бер өлеше дип хис итәчәк”, – диеп билгеләп үтәләр оештыру комитетында. Тамашаның премьерасы Мәскәүдә була һәм җәйгә кадәр Россиянең төрле төбәкләрендә күрсәтеләчәк. Мәгълүм булганча, узган ел Мәүлид ае кысаларында, Россия мөселманнары Диния нәзарәте оештырган “Җан белән сөйләшү. Сөйләшергә вакыт” дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән иде.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев