Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Юбиляр Рамис Аймәтне котладылар

Казандагы «Пирамида» күңел ачу комплексында шагыйрь, популяр җырлар авторы, Муса Җәлил, Һади Такташ, Төркиянең Хөсәен Байкара исемендәге халыкара премияләр лауреаты Рәмис Аймәткә 50 яшь тулуга багышланган кичә-концерт булды. Юбилярны ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады. Р.Аймәтнең иҗатына галимә Дания Заһидуллина югары бәя бирде. Рәмис Аймәт сүзләренә язылган җырлардан торган концертта ике дистәдән артык җырчы чыгыш ясады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев