Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Юбилейлар

Спас районында каһарман-язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде. Туган авылы Көектә әдипнең яңартылган бюсты (авторы – Зөлфия Мөхәммәтҗанова) ачылды. Аның янында тантаналы митинг булды. Ул көнне районга кайткан күпсанлы кунакларны Болгарга алып барып, А.Алишның өр-яңа музее белән дә таныштырдылар. Аннары район үзәгендәге Мәдәният сараенда Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы булды. Быел зур бүләккә «Керпенең шәһәргә сәяхәте» дигән китабы, яшь иҗат көчләрен тәрбияләүдә күпьеллык хезмәте, балалар матбугатын үстерүгә керткән өлеше өчен язучы Факил Сафин лаек булды. Аңа бүләкне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды. Тантанада Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова, Бөтендөнья татар конгрессыннан шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Алишның туганнары – шушы районның Иске Рәҗәп авылыннан Флёра һәм Чаллыдан Илдар Алишевлар, Казаннан Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар чыгыш ясады. Әлеге чараларда Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, А.Алиш премиясе лауреатлары катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев