Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җырчы Гүзәл Уразова Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган

Җырчы бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.

("Татар-информ") Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

"Миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелүе хакында документка Президентыбыз кул куйган. Мин инде "алдан кычкырган күкенең башы авырта" дип бу яңалыкны тантаналы рәвештә тапшырганнан соң гына язарбыз диеп уйлаган идем. Баксаң, бөтен дөнья белә икән инде", - дигән җырчы. 

 

Ул үзенең тамашачыларына, Татарстан җитәкчелегенә һәм якыннарына рәхмәтен дә җиткергән. 

 

 

  • Гүзәл Уразова 1982 елда Пермь краеның Барда авылында туган. Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтында, Мәскәү Икътисад, статистика һәм информатика университетында, ТР Президенты каршындагы кадрлар әзерләү институтында белем алган.  

Күптән түгел Гүзәл Уразова  Мәскәүнең Кремль концертлар залында иҗади эшчәнлегенә 15 еллык юбилей тамашасын тәкъдим итте. 

Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев