Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Язылу кампаниясе оптимизм уята" - "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татмедиа» АҖнең «#2017 елга язылу бүләк ит» акциясенә кушылды. Республика парламенты бинасында депутатлар 170тән артык басмага язылды.

Акциягә беренчеләрдән булып, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова кушылды. Ул «Казанский медицинский журнал»га язылды һәм шулай ук хәйриячелек максатыннан «Салават күпере» журналын һәм «Шәһри Казан» газетасын яздыртты. Фатих Сәүбәнович белән Альберт Галимҗанович "Казан утлары" журналына язылды. Депутат Марат Шаһитов 25 ветеранга «Казанские ведомости» газетасын, Азино округындагы барлык мәктәпләргә «Идел» журналын яздырды. ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин балалар йортларына «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын бүләк итте. Ул шулай ук картлар йортларына «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарын бүләк итеп яздырды.

Искәртеп үтик, «Татмедиа» якыннарыңа яисә социаль оешмаларга Яңа ел бүләге итеп вакытлы матбугат басмаларын яздырту акциясен дәвам итә.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, вакытлы матбугатка яздыру 25 декабрьгә кадәр дәвам итә. Декабрь башында газета һәм журналларга ташламалы бәядән язылу мөмкин булачак. «Хәзерге язылу кампаниясе оптимизм уята. Без, “Татарстан почтасы” мәгълүматлары буенча, узган ел дәрәҗәсендә – 99,9 процентта барабыз. Шунлыктан республикада язылу кампаниясе тиешле дәрәҗәдә үтәр дигән ышаныч бар», – диде Андрей Кузьмин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев