Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Язучылык җене бер кагылса, ул инде сине ычкындырмый" - Аяз Гыйләҗев (ВИДЕО)

Бүген, 17 гыйнварда, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулды. Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнвары Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: "Чаян" һәм "Азат хатын" (хәзер "Сөембикә") журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, "Совет әдәбият" ("Казан утлары") журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.

1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

2002 елның 13 мартында вафат була.

Журналыбызның 1нче (гыйнвар, 2018) санында МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВАның «Татар сәхнәсендә – Аяз Гыйләҗев прозасы» дигән мәкаләсе басылды. Әлеге мәкаләне дә укып китә аласыз: http://kazanutlary.ru/?p=39266

https://www.youtube.com/watch?v=qW_kEz5k4tU
wikipedia
видео "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе архивыннан
фото: kitaphane.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев