Татар матбугаты
Язучылар Тукайның апасы Бибисажидәне зиярат итте
Узган җомгада (22 апрель) ТР Язучылар берлегенең рәис урынбасары, драмматург Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина һәм "КУ" журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Яшел Үзән районының Бәчек авылына барып, Г. Тукайның биредә җирләнгән Бибисажидә апасын зиярат итте, аның кызы укыткан башлангыч мәктәп-музеенда булды һәм Түбән Урысбага авылының мәдәният йортында Г. Тукайның 130 еллыгына багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Лилия Хәлилова Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү буенча мәктәп укучылары арасында үткәрелгән җирле бәйгенең җиңүчеләренә рәхмәт хатлары тапшырганда, Ф.Гыйләҗев өстәмә итеп, "КУ"ның Г.Тукайга багышлап язылган "Дөнья гаме" романы белән башланып китүче 2нче санын да өләште. Язучылар делегациясен бирегә китерүне оештырган Тукай исемендәге Яшел Үзән районының татар милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, Тукай фонды филиалы директоры Клара Филлипова үзенең киләчәккә күз тоткан хыяллары белән бүлеште. Ул Яшел Үзәндә туган, гомер иткән һәр язучы белән бәйләп, музейлар комплексы ачарга һәм туристлык маршрутлары булдырырга хыяллана икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев