Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучылар берлегенең секция башлыкларын билгеләделәр

Кичә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтайдан соң беренче Идарә утырышы булды. Утырышны яңа сайланган рәис – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов ачты. Билгеле булганча, яңа рәис 16 июньдә узган корылтайда 231 тавыштан 132 тавышны җыеп, киләсе корылтайга кадәр Берлек белән идарә итү хокукы алды.
27 кешедән торган Идарә узган корылтайга анализ ясады. Идарә әгъзалары бертавыштан корылтайның кимчелекләрсез һәм гадел узуын әйттеләр. Бердәнбер кимчелек – Татарстан Язучылар берлегенә кергән 70 рус язучысы өчен корылтай барышында синхрон тәрҗемә булмавы. Милли-мәдәни үзәк залының моның өчен техник мәмкинлекләре булмау сәбәпле, язучыларның җыеннарын техник ягы камил заллардауздыру мөмкинлеген табу хакында тәкъдимнәр булды.
Идарә утырышында рәис урынбасарлары, Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре сәркатипләре, Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе, иҗади остаханә җитәкчеләре расланды.
Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча беренче урынбасары итеп шагыйрь Рәмис Әймәт, оештыру эшләре буенча урынбасар итеп Расих Сабирҗанов билгеләнде. Чаллы бүлекчәсендә һәм Әлмәт бүлекчәсендә сәркатипләр үзгәрмәде. Аларны Факил Сафин һәм Рәфкать Шаһиевлар җитәкләячәк.
Яучылар берлегенә кабул итү коллегиясе рәисе итеп профессор Тәлгать Галиуллин, коллегия әгъзалары итеп Мәдәрис Вәлиев, Камил Кәримов, Рәмис Әймәт, Равил Рахмани, Луиза Янсуар, Илсөяр Иксанова, Әхәт Мушинский, Фирүзә Җамалетдинова расланды.
Шигърият остаханәсен – Газинур Морат, проза остазханәсен – Камил Кәримов, драматургия остаханәсен – Рәдиф Сәгъди, балалар әдәбияте остаханәсен Ләбиб Лерон, рус әдәбияте һәм сәнгати тәрҗемә остаханәсен – Әхәт Мушинский, тәнкыйть остаханәсен – Рифә Рахман җитәкләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев