Язучылар берлегенең архивы ни дәрәҗәдә сакланып калган?

Кичә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов каләмдәшләрен сискәндерерлек хәбәр җиткерде: берлекнең архивлары подвалда капчыкларда торган икән. Әлеге күңелсез хәбәр халык Равил Фәйзуллинның “Татарстан язучылар берлеге” китабын тәкъдим итү кичәсендә яңгырады. Равил Фәйзуллинның Язучылар берлеге тарихына багышланган, 400ләп фоторәсем урнаштырылган китабын иҗат әһелләре хуплап каршы алды. Бары тик шагыйрә Шәмсия Җиһангированың: “Ни дәрәҗәдә язучылар берлегенең архивы сакланып калды? Бу хезмәттә архив ни дәрәҗәдә файдаланылды”, - дигән соравы гына шатлыклы вакыйгага күңелсез ноталар өстәде. “Мин сорадым, миңа берлек фотолар да бирде. Анда соңгы дәвердәге фотолар иде”, - дип җавап бирде Равил Фәйзуллин сорауның үзенә кагылган өлешенә. Ул нигездә үз архивын файдалануын җиткерде. Мәсьәләгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов ачыклык кертте: “Язучылар берлегенең архивы мәсьәләсенә килгәндә, мин июнь аенда эшне кабул итеп алдым. Яшерен-батырын түгел: архив подвалда капчыкларда иде. Килеп карагыз, хәзер архивны ремонттан соң барлыкка килгән бүлмәгә урнаштырдык. Сакланганнары, миңа килеп җиткәннәре, шунда урын алды”, - диде ул. 1999 - 2005 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин да архивлар мәсьәләсе буенча үз фикерен җиткерде: “Данил Хәбибрахманович Язучылар берлегенең архивлары подвалда яткан дигәч, сискәнеп киттем. Мин, фән кешесе буларак, моңа шулкадәр гаҗәпләндем. Күңелем әрнеде. Чөнки Татарстан Язучылар берлегенә кагылышлы бер кәгазь бите дә тарих өчен шулкадәр кадерле. Нинди җавапсыз кешеләр шунда ташлап яткырдылар икән?! Аны күтәрүегез әйбәт булган”, - диде ул. Фоат Галимуллович сүзен: “Моңа кадәр эшләгән җитәкчеләргә бер үпкә белдерү дә ишетелде, - дип дәвам итте. - Бүтәннәр өчен җавап бирә алмыйм, мин үзем эшләгән еллардагы бар документларны бөртекләп дәүләт архивына тапшырдым. Документлар кадерен белгән кеше буларак ул турында кайгырттым. Бездән алдагы составның да документлары тапшырылган. Шуңа күрә бу очракта безнең турында сүз бармый”, - диде ул бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп. “Сез үзегезнең бер генә кәгазегезне дә югалтмыйча елныкын елга теркәп архивка тапшыра барырга тиешсез. Без шушыны бурыч иттереп калдырыйк”, - диде Фоат Галимуллин бүгенге җитәкчелеккә. Язучы Рафис Корбан “Татар-информ” хәбәрчесенә архив мәсьәләсендә килешмәвен белдерде, үзе берлектә эшләгән чорда Татарстан Язучылар берлегенең музеен да ачуы турында әйтте. Мәгълүмат өчен. Татарстан Язучылар берлеге рәисләре: 1934-1937 Кави Нәҗми 1937 Ләбиб Гыйльми 1937 Мирсәй Әмир 1938-1939 И. Вахитов 1939-1942 Муса Җәлил 1942-1944 Таҗи Гыйззәт 1945-1950 Әхмәт Ерикәй 1950-1953 Гариф Гобәй 1953-1958 Гомәр Бәширов 1958-1961 Афзал Шамов 1961-1968 Мирсәй Әмир 1968-1971 Ибраһим Гази 1971-1974 Зәки Нури 1974-1984 Гариф Ахунов 1984-1989 Туфан Миңнуллин 1989-1999 Ринат Мөхәммәдиев 1999-2005 Фоат Галимуллин 2005-2012 Илфак Ибраһимов 2012-2016 Рафис Корбан 2016 елдан Данил Салихов

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: