Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучылар берлеге яңа рәис итеп драматург Данил Салиховны сайлады

Кичә "Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Язучылары берлегенең XVIII корылтае узды. Анда берлеккә керүче 336 әгъзаның 243е катнашты. Алдагы дүрт елга Данил Салихов берлек рәисе итеп сайланды. Ул сайлауда катнашкан 231 делегатның 132 сенең тавышын үз файдасына җыя алды. Санау комиссиясе рәисе Чулпан Әхмәтова сайлауларның гадел узуын, бернинди хата китмәвен әйтте.Җәмгысе 231 кеше тавыш биргән. Данил Салихов 132 тавыш, Илфак Ибраһимов 63, Ркаил Зәйдулла 22, Рифат Сәләх 7 тавыш җыйган. 7 бюллетень бозылган дип танылган.

Язучылар берлеге рәисе вазифасына соңгы дүрт елда шушы вазифаны биләгән Рафис Корбан, шулай ук Данил Салихов, Рифат Сәлах, Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла кандидатуралары тәкъдим ителгән иде. Рафис Корбан сайлауга кадәр ясаган чыгышында үз кандидатурасыннан баш тартты. Моны ул корылтай барышында берничә әгъзадан үзенә карата канәгатьсезлек сүзләре ишетүе һәм алдагы елларда иҗат белән шөгыльләнергә теләве белән аңлатты. Кандидатларның һәркайсы Язучылар берлеге эшенә мөнәсәбәттә күзаллаулары белән чыгыш ясады.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сайлауларның чиста узуы өчен шат булуын белдерде һәм Данил Салиховка алдагы эшендә уңышлар теләде.
"Берлек рәисе дә, идарә әгъзалары да, язучылар да бердәм рәвештә, җәмгыятебез иминлеген кайгыртып эшләсен", - дигән теләктә калды министр.
Данил Салихов корылтайда катнашучылар алдында чыгыш ясады: "Делегатларның яртысы минем өчен тавыш биргән икән, мин инде тешем-тырнагым белән сезгә хезмәт итәргә тиешмен. Сезгә рәхмәт! Ышанычыгызны аклармын", - диде. Ул президиумга, корылтайны алып барган Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев һәм Зиннур Мансуровка, ерак араларны якын итеп килгән язучыларга рәхмәтен җиткерде.
"Без киләчәктә матур гына эшләрбез. Мин эшләгәндә һәр акча тиененә кадәр идарә аша каралып, Язучылар берлеге аппаратына үтә күренмәлелек керәчәк - моны ышандырып әйтә алам. Аллага шөкер, гомер буе тамагымны язучы буларак эшләп туендырдым. Татарстан, Башкортстан сәхнәләрендә 32 әсәр куйдырып, балаларымны да, гаиләмне дә туендырырлык акча эшләдем. Мин беркайчан кеше хакына кермәдем. Миңа һәрвакыт сезнең белән колач җәеп, елмаеп эшләргә насыйп булсын!" - диде Данил Салихов. Ул, коллегалар белән кулга-кул тотынып эшләргә язсын иде, дип теләде.
Аннан соң яңа рәис идарә составына тәкъдим ителгән затлар исемлеген игълан итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев