Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучылар авылларда әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә

Татарстан язучылар берлеге, Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, “Мәдәниятле җәй” проекты эшләде. Аның максаты – республика халкына мәдәният хезмәте күрсәтү һәм күп функцияле үзәкләрнең эшен җанландыру.

"Узган атнада шундый мәгънәле,  матур кичә Тукай районының Боерган авылында узды. Боерган авылының “Акчарлак” мәдәният йортында кунакларны бик  җылы каршы алдылар, тәмле чәй белән сыйладылар. Аннары “Серле китап дөньясы” дип исемләнгән кичә башланып та китте. Тукай районы балалары Чаллы шагыйрьләренең әсәрләрен укыганнан соң, кичәне  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, прозаик, шагыйрь Факил Сафин дәвам итте. Ул әдәби сүз ишетер өчен бәйрәм-очрашуга килгән тамашачыларга каләмдәшләре исеменнән рәхмәт белдерде, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның һәм үзенең шигырьләрен укыды, туган телебез, газета-журналларыбыз язмышы турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. “Элек балалар өчен китаплар юк дия  иделәр. Хәзер киресенчә... Күптән түгел Мөслим районы Әмәкәй авылында булган идек. Балалар сәхнәдән татарча шигырьләр укыдылар, тик урамга чыккач та, урысчага күчтеләр. Телсез, имансыз кеше – иң бәхетсез кеше. Туган телне һәм китапны яратырга кирәк ”, – диде ул.

Боерган халкы алдында икенче булып чыгыш ясаган балалар язучысы, бик күп каләм ияләренә әдәбиятта акыллы киңәшләре белән юл күрсәткән Рәшит Бәшәр Татарстаныбызның матурлыгы турында чиксез горурлык хисе белән, ә татар балаларының туган телебездән читләшүенә җаны әрнеп сөйләде. “Оныкларны тәрбияләү – әбиләр җаваплылыгындагы эш. Балаларга әкиятләр укыгыз, җырлар җырлагыз”, – дип, ул үзенең тәрбияви әһәмияткә ия булган “Бүген”, ”Ай” шигырьләрен  сөйләде.

Аннан шагыйрәләр Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, Зимфира Исламова сүз алды. “Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән район әдәбият, сәнгать әһелләренә хәерхаһлы. Биредә очрашуларга йөрергә ярата торган кунакчыл халык яши. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә әдәбият-мәдәният дип янып-көеп йөриләр. Шуңа күрә бу район халкы белән очрашуларга без бик яртып киләбез”, – диде Саҗидә Сөйләманова исемендәге премия лауреаты Сирень Якупова.

Соңгы елларда актив иҗат итүче прозаик Айгөл Әхмәтгалиева исә үзенең “Соңгы өмет” исемле әсәреннән өзек укыды. “Әнием китапханәче булганга, мин балачактан бу һөнәр ияләрен хөрмәт итәм. Алар – иң чиста күңелле кешеләр”, – диде Айгөл, китапханәчеләргә соклануын белдереп. Моңлы җырчылар Сәрия Нәбиуллина, Айдар Сәфәргалинның чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.

Тукай районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова, Боерган авылыннан Гөлфия Әгъләмова Чаллы язучыларына эчтәлекле, рухи яктан баета торган очрашу өчен рәхмәт әйттеләр һәм кунакларны Кама буена, гүзәл табигать кочагына чакырдылар. Су буенда да шигъри сүз тынмады, матур җырлар яңгырап торды." - дип яза Зөлфия ГАЛИМ Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтына.

Исегезгә төшерәбез: Милләтебезнең асылын, әхлагын, телен саклап торучы учакларны очкынландырып җибәрү максаты белән июль–сентябрь айларында, сәнгать коллективлары белән беррәттән, язучылар да авыл халкы белән очрашуларга чыга башлады. 27 июль мондый чара Минзәлә районының Тупач авылы мәдәният йортында да үтте һәм бу чаралар дәвам итә. Чараларның үткәрелү урыны һәм вакыты белән түбәндәге исемлектән таныша аласыз:

15 август – Буа районының Кайбыч авылы мәдәният йорты;

18 август – Әлмәт районының Кичүчат авылы мәдәният йорты;

20 август – Чүпрәле районының Мунчали авылы мәдәният йорты;

22 август –Кукмара районының Олы Сәрдек авылы мәдәният йорты;

26 август – Лениногорск районының Зәй-Каратай авылы мәдәният йорты;

3 сентябрь – Әлмәт районының Яңа Кәшер авылы мәдәният йорты;

6 сентябрь – Мамадыш районының Түбән Ушмы авылы мәдәният йорты.

Танылган язучылар катнашындагы әдәби-музыкаль кичәләргә рәхим итегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев