Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Язучылар алдында торган иң зур бурыч – милләтебезне, телебезне саклап калу" - Данил Салихов

Азнакай талантларга бай як кына түгел, ә аларны үзенә магниттай тартып торучы да. Районыбызда уза торган күп төрле мәдәни чаралар нәкъ шул хакта сөйли. 11 октябрьдә үзәк китапханәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов белән очрашу аның елъязмасына тагын бер якты истәлек булып өстәлде. Туган телне укыту буенча сүзләр куерган чорда бу очрашу аеруча әһәмиятле булды. Моны Данил Салихов үзе дә билгеләп үтте. – Язучылар алдында торган иң зур бурыч – милләтебезне, телебезне саклап калу. Авылларыбыз таркалып бара. Шәһәргә киткән һәр кеше рус мохитенә килеп керә, татарлыкны, телне югалтмау авырлаша. Ат аунаган җирдә төк кала диләр. Мондый кичәләр үз нәтиҗәсен бирә. Бик урынлы чакырдыгыз, – диде ул. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Азнакайда Әдәбият көннәре үткәрергә дигән тәкъдимен дә бик хуплап кабул иткән Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев язучылар аеруча авылларга, телебезнең учагын сүндерми саклаучы халык арасына чыксыннар иде дигән теләген җиткерде. – Туган телгә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Без балаларны гына түгел, аларның әниләрен, әбиләрен татарча сөйләшергә өйрәтергә тиеш. Ни кызганыч, татар әбиләре оныклары белән русча аралашалар, – диде Данил Салихов. Язучыларның телне саклау вазифасына килгәндә, бары мавыктыргыч, зәвыклы әсәрләр белән генә укучыны китапка, матур әдәбият аша туган телне өйрәнүгә җәлеп итеп булуын әйтте. Кичәне Буралы авылы китапханәчесе Вәсимә Фәхриева әңгәмә рәвешендә, һәвәскәрләребез башкаруында җырлар, спектакльләрдән өзекләр белән үреп алып барды. Тамашачылар драматургның иҗат һәм тормыш юлы белән генә танышып калмадылар, татар әдәбияты турында аның фикерләрен дә ишеттеләр. Кичен бу көнне Мәдәният йортында Касыйм Еникеев исемендәге Азнакай халык театры Данил Салиховның «Коткарыгыз, караул!» исемле спектаклен тәкъдим итте. Ул зур аншлаг белән үтте.

 
Автор: Резеда ШӘРИПОВА
Фото: Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев