Язучы Зифа Кадыйрованың әсәре экранлаштырылырга мөмкин

25 март көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә популяр язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу узган. Язучы “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, очрашуга килүчеләр күп булмаса да, ул бик нәтиҗәле үткән. “Гадәттә, тар даирәдә сөйләшүләр яхшырак та була әле”, - ди ул безнең белән әңгәмә барышында. “Мин Мәскәүнең китапларым белән кызыксынуын белмәдем дә. Андагы китапханәләр дә минем китаплар белән эшли икән. Журнал битләрен кисеп-теркәп, китап итеп ясаучылар да бар”, - ди Зифа Кадыйрова. Очрашуга килгән һәркем китапның бишесен дә алган. Язучы очрашуның Чаллы татар дәүләт драма театрының Мәскәүгә ике көнлек гастрольләре кысаларында оештырылганын билгеләп узды. Искәртеп үтик, автошәһәр театры язучының “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштергән иде. “Язмыш сынавы” мелодрамасы белән Чаллы театрының Мәскәү якларына беренче чыгуы. Әле театр бу спектакль белән юл яра гына башлады дияргә була. Халык ничек кабул итәр, дигән кызыксыну белән бардык. Халык спектакльне бик яхшы кабул итте, фойеда китап сатуны да оештырдык, автографлар белән китаплар саттык. Халык спектакльдән бик канәгать чыкты. Яшьләр үзләренең эмоцияләре белән уртаклашты, хич-кичерешләр, тәэсирләр бик көчле иде. Без әле беренче адымнарны гына ясыйбыз дияргә мөмкин. Театр белән без - бер-беребезгә булышчы. Театр белән бергә киләчәккә юл ачып җибәрдек”, - дип белдерде Зифа Кадыйрова. Автор сүзләренә караганда, сөйләшү барышында язучының берәр әсәрен экранлаштыру турында да сүз чыккан. Очрашуда катнашкан депутат ярдәмчеләренең берсе язучыга бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тырышып караячакларын әйткән. “Бу хакта әле төгәл нидер әйтеп булмый. Киләчәктә бу турыда сөйләшү булыр әле”, - дип, Зифа Кадыйрова барлык серләрне ачып салырга ашыкмады. Гомумән, кино турында әйткәндә, язучы сүзләренә караганда, Татарстанга, Башкортстанга, кая гына барма, кино төшерүне бик сорыйлар. “Алты ел эчендә 140 тан артык очрашу үткәрдем – бөтен җирдә ник кино итеп чыгармыйлар дип сорыйлар. Күп җирдә “Сөмбел”не сорыйлар. Бу китапның чыкканына инде 8 ел, әмма һаман ихтыяҗ зур. "Сөмбел" белән хәтта ислам институтлары да кызыксына икән, диссертация өчен кирәк дип язучылар бар” – диде Зифа Кадыйрова. Әңгәмәдәш китапларының төрлесе төрлечә язылуын әйтте. “Беренче китабымны ике айда яздым, соңгыларына еллар да киткәндер. Язам, дип, кулъязмага текәлеп утырмыйм, яхшы идея килә икән, утырам, күңел халәтенә бәйле ул. Иҗат өчен нәрсә дә булса җыелырга тиеш, бер үк әйберне кабатлап булмый бит. Ничек күрәм тормышны, шулай язам. Кагыйдәләрнең берсен дә белмим”, - дип, ул гомер буе төзелеш тармагында эшләгәнлеген шәрехләде. Зифа Кадыйрова үз китапларының рус теленә тәрҗемә ителүен дә әйтте. “Сумбуль” исеме астында беренче китабының тәрҗемә варианты инде сатылып беткән. “Язмыш сынавы” узган ел көзен тәрҗемә ителгән. “Челнинские известия” бөтен китапларны тәрҗемә итеп бастыра. Быел алар бишенче китабымны тәрҗемә итә башлыйлар. Мин аннары, редакторлар табып, китап итеп бастырам. Бер китабым инде әзер, икенче китабыма редактор кирәк. Эшләсәң, эш күп инде ул”, - дип белдерде язучы. Яңа китап язуга килгәндә: “2018 ел минем юбилей елы, шуңа, бәлки, берәр нәрсә өлгертербез дип уйлыйм. Мин китап саны артыннан кумыйм, булганнары белән дә эш җитәрлек”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: