Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучы Камил Кәримовның Тукай премиясе алган әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителә

Язучы Камил Кәримов үзенең Тукай премиясе алган әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иттерә башлаган – китап итеп бастырып чыгарырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә язучы үзе әйтте. «Ком сәгате» роман-дилогиясен һәм «Сакау күке» романын үз хисабымнан тәрҗемә иттердем. Аудиторияне киңәйтү өчен аларның рус телендә чыгуы да кирәк», - ди язучы.
  • Камил Кәримов – «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр», «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» китаплары өчен 2018 елгы Тукай премиясе лауреаты.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев