Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучы Илдар Әбүзәров фикеренчә, Казанны бөтен дөньяга бары тик язучылар гына таныта ала

Казанны бөтен дөньяга бары тик язучылар гына таныта ала, ди Пушкин һәм Катаев әдәби премияләре лауреаты, татар язучы Илдар Әбүзәров. Ул үзе дә дистә ел дәвамында Казан турында кабатланмас миф, риваять булдыру идеясе белән яна һәм мэриягә әлеге мифны тудыру идеясен тәкъдим иткән. Искәртеп үтәбез. Кичә Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласына FIJET Golden Apple (“Алтын алма”) бүләген тапшыру тантанасында башкалада тормышка ашырылачак яңа проектны анонслады. Ул танылган Россия язучысы Илдар Әбүзәров идеясе икән. “Ул Казан мэриясенә инде күп кенә чит илләрдә кулланылган, әмма Россиядә әле гамәлдә булмаган тәкъдим җиткерде. Сүз төрле ил һәм шәһәр язучыларына бер-ике айга фатир биреп, билгеле бер грантлар билгеләп, төп герое Казан булган әсәрләр яздыру турында бара”, - дип сөйләде шәһәр башлыгы. Ул бу проектны тормышка ашырырга әзер булуын белдерде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Илдар Әбүзәров белән элемтәгә кереп, аның бу идея буенча фикерләрен белеште. “Ул идея Казан турында тарих белән бәйләп, роман язасым килгәч туган иде. Әмма мин Казанны белмим һәм аның рухын тоймый идем. Үзең тоймаганны язып булмый. Иҗатта бары тик үз тәҗрибәңә һәм тойгыларыңа гына таянырга кирәк. “Башкалар хисләндерү өчен башта үз хисләрең булсын”, - дигән Паганини. Мэрның минем тәкъдимемне кабул итүе бик яхшы. Бик күп талантлы кешеләр Казан турында язсыннар иде”, - диде Илдар Әбүзәров “Татар-информ” хәбәрчесенә. Илдар үз иҗади гомерендә шактый грантлар отып, төрле илләрнең иҗат йортларында яшәве турында әйтте. Мәсәлән, ул «Финское солнце» романын Сааридагы дачада (Турку, Финляндия) язган. «Агробление по олбански» романы Печада (Венгрия) язылган. Соңгы романы Вонджуда (Кореядә иҗат ителгән. Илдар Айовада (АКШ) да эшләвен һәм озакламый Шотландия белән Латвиягә җыенуын җиткерде. “Мин бу проектларның ничек эшләвен һәм язучыларга нинди шартларда хезмәттәшлек тәкъдим ителүен яхшы беләм. Алар, чыннан да, нәтиҗәле проектлар. Төрле илләрдәге китап ярминкәләрендә һәм әдәби конференцияләрдә язучылар миннән “Россиядә шундый урыннар бармы?” дип сорыйлар иде. Мин уңайсызланып кына бездә андый урыннар юклыгын әйтә идем. Ә бит бу имидж проекты һәм мондый иҗат йортларының файдасы әйтеп бетергесез”, - ди Илдар Әбүзәров. “Казан турында кабатланмас миф, риваять булдыруны бары тик язучылар гына эшли ала, чөнки сүз – беренчел”, - ди Илдар. Ул үз тәҗрибәсеннән чыгып, язучыларның бу тәкъдимгә шатлынып алыначакларына һәм Казан кешеләре белән рәхәтләнеп аралашачакларына ышана. “Ә бит күп замандашларыбыз Казан турында Дюма язганнар һәм Горький иҗаты буенча гына белә. Сталин дәвере СССРы да дөнья халык өчен Ромен Роллан һәм Герберт Уэльс истәлекләре. Чөнки язучы сүзе кыйммәт, язучы абруе югары”, - ди Әбүзәров. Ул язучылар бит Казанда эшләп кайткач, бу хакта әдәби әсәрдән тыш истәлекләре белән дә уртаклашуларын, интервью бирүләрен искәртә, болар Казан имиджы өчен эшли, ди. “Язучылар һәм рәссамнар тырышлыгы белән легендага әверелгән шәһәрләр бар. Моның ачык мисалы - Париж. Гюго, Дюма кебек язучылар аңа дан җырлаган һәм аны иң романтик урын дип күрсәткән. Истанбул күпләр өчен Нобель премиясе лауреаты Орхан Памук геройлары белән бәйләп күз алдына килә. Орхан Памук максатчан рәвештә Истанбулның мәдәни мифын тудырды”, - ди ул. Илдар Әбүзәров әлеге проект нигезендә Казанга килеп эшләргә һәм әлеге программа белән дөнья буйлап таралган язучыларны да кызыктырырга әзер. Ул язучылар ике ай эчендә әсәр яза алачаклар, ди. “Әлбәттә, алар һәрберсе “шедевр” булмаска да мөмкин, әмма унике авторның икесе “шедевр” тудыра алса, бу инде проект үз бурычын үтәде дигән сүз”, - дип ачыклык кертә Илдар. Ул Казанның әлеге программа аша дөнья мәдәни киңлегенә чыга алачагына ышана. Илдар Әбүзәров – Мәскәүдә яшәп, рус телендә иҗат итүче  язучы. Нижгар татары, тумышы белән Түбән Новгородтан. "Яңа Пушкин" премиясе лауреаты. «Осень джиннов», «Корбан-роман», «Хуш», «Агробление по-олбански», «Мутабор» һәм башка китаплар авторы. «Хуш» романы «Милли бестселлер» һәм «Большая книга» премияләренең лонг-битенә, «Мутабор» романы «Милли бестселлер» премиясенең шорт-битенә кертелгән. Әсәрләре алман, чех, швед телләренә тәрҗемә ителгән. Авторның «Корбан-роман» повестен файдаланып, режиссёр Салават Юзеев фильм төшерде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев