Татар матбугаты
"Язучы һөнәр түгел, ул – яшәү рәвеше" - Рифат Сәлах (ӘҢГӘМӘ)
Татар дөньясындагы хәлләр, мәктәпләрдә татар телен укытуны тикшерү, шартнамәнең шыпырт кына тарихта калуы җәмәгатьчелекне уятып җибәрде. Язучылар татарча сөйләшү акцияләрен оештырды, усал шигырьләр күренә башлады. Яшь шагыйрьләрдән Рифат Сәлах та “тарихта калып барган” халкына эндәште, татар зыялылары балаларының ни өчен үз телләрен онытуы турында уйланды.
– Татар шагыйре булу җиңелме? – Шагыйрьгә беркайчан да җиңел булмаган. Аның тыңлаучылары бар, ләкин дөнья ул уйлаганча гына бармый. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында чөнки. Шуңа күрә без һәрбер нәрсәдән хәерлесен күрергә тырышабыз. Әмма шагыйрь – бунтарь, шагыйрь – дуамал. Ул һаман нәрсәнедер үзгәртергә тырыша, гадел булмаган хәлләргә карата протест белдерә. Шагыйрь кеше тынгысыз, аның бу тынгысызлыгы тирә-юньдәге дөнья рәхәте өчен генә яшәгән кешеләрнең ачуын китерә, ә күңелендә иманы нык булганнарның хөрмәтен казана. – Протест дигәннән, бүген сине иң борчыган проблема нинди? – Бүген киләчәктә безнең әсәрләрне укучы халык булырмы? Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әйткәнчә, иртәгә телем үлә икән, бүген үзем үлсәм, хәерлерәк. Яшьрәк вакытта бу мәсьәлә турында артык уйланмыйсыңдыр. Мәхәббәтең, яшьлегең турында шаша-шаша язасың да язасың. Яшьлек дәрте сүрелгән саен, күбрәк уйлана башлыйсың, халкыбызның авыр хәлдә булуына җаның әрни. – Бер шигыреңдә шәһәрдә үз балаларыбыз да татар булып бетмәде дип язгансың. Ни өчен татар баласы татар булып кала алмый соң? – Дусларым, фикердәшләрем белән шәһәрне татарчалаштыру турында хыялландык. Балаларыбызны татарча тәрбияләрбез дип ниятләгән идек. Дөрес, мин әле ул баскычларны үтеп бетмәдем, балалар бакчаларыннан ук башланган проблема белән очрашмадым. Чөнки балам кечкенә. Дусларым, танышларымның исә, үзләре татарча сөйләшеп, татар теле өчен көрәшеп йөрсәләр дә, балалары, ни хикмәт, урысчаны җиңелрәк үзләштерә һәм рус телендә аралаша. Халыкны бетерү сәясәте бара. Моңа балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар мохите тудырып кына каршы торып була. – Әмма түрәләр, гаиләдә татарча сөйләшсәң, шул җитә, диләр. Бу фикер белән килешәсеңме? – Өлешчә килешәм. Гаиләдә татарча сөйләшеп, бер буын татарны үстереп була торгандыр. Үзеңнән соң 5-6 буын татар калдырасың килсә, гаилә белән генә чикләнергә ярамый. Үзем татар мәктәбендә укыдым. Хәзер шул мәктәптән рус мәктәбенә күчерүләрен күз алдына китерәм дә, “бишле”ләремнең “өчле”гә әйләнәчәген аңлыйм. Ник дигәндә, фикерләвем татарча. Рус мәктәбендә бала урыслашуның бер баскычын үтә, минемчә. Әлбәттә, искәрмәләр бар. Урыс мәктәбен тәмамлап та, татар телен яхшы белгән кешеләр күп. Бу очракта гаиләнең дә роле зур булгандыр. Ләкин җәмгыятьтә татар теленең кирәге булмый, фәннәр татар телендә укытылмый, фәнни эшләр язылмый икән, бу – милләтнең гомерен кисүнең бер ысулы. – Гомер-гомергә язучылар заманнан бер адым алда барырга тырышканнар. Бу бүген дә шулаймы? – Без еш кына, фәлән гасырда яшәгән фәлән язучы хәзер булса... дип искә алырга яратабыз. Тарихта актив, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүче, шәп ораторлар, булдыклылар, батырлар калган. Ләкин бу сыйфатларның барысын да үзендә булдырган шәхесләр бик аз. Шуңа күрә безнең көннәргә билгеле бер чордан берничә генә шагыйрь яисә язучы исеме килеп җиткән. Бүген дә безнең 350-400 тирәсе язучыбыз бар икән, аларның 20 проценты шушы сыйфатларга ия булып, милләт өчен көрәшсә, җитәр иде. Дөрес, бөтен кеше дә батыр булып тумый... Кемдер куркыбрак торадыр, кемдер фикерен дипломатик рәвештә җиткерергә азапланадыр, кемдер әйтә, ләкин аны ишетмиләрдер. Милли җанлы язучыларыбыз юк дип әйтеп булмый, алар бар һәм үз сүзен халыкка җиткерергә тырыша. – Тел мәсьәләсенә тукталыйк әле. Прокуратура мәктәпләрдә татар теленең ничек укытылуын тикшерә. Алар, закон бозу бар дип, телебезгә бик салсалар, безгә нәрсә эшләргә кала? – Без моңа адекват рәвештә җавап бирергә, үз фикеребезне белдерергә тиеш. Ахыр чиктә, алда сайлау бар бит әле. Бер яктан, бу тикшерүләрнең файдасы да булды, татар җәмәгатьчелеге активлашты. Укытудагы йомшак яклар, үзебезнең телгә карата битарафлык – бик күп проблемалар калкып чыкты. Бүген бу мәсьәләгә битараф калган кешеләр бик сирәк. Бигрәк тә зыялылар активлашты. Элек күбрәк сүздә булса, хәзер конкрет эшләр эшләнә башлады. Мин Шәрык клубында йөргән вакытта ук, әйдәгез, кибетләрдә татарча гына сөйләшик, дип әйтә идем. Хәзер шул фикерләрне акциягә әйләндерүчеләр бар. Сүз дә юк, икътисад акчаны ярата. Бу җәһәттән дә без акча белән тавыш бирергә тиеш. Ләкин акчалы җирдә татар теленә урын юк. Әйтик, бер кибеттә сатучы, сатканда татарча сөйләшергә ярамый дип кисәттеләр, диде. Югыйсә бу – бернинди законга да сыймый торган гамәл. Бу көнгә калмас өчен безгә элегрәк тырышырга кирәк иде. Хәзер инде чиккә килеп җиттек. Соңгы чиктә хәлне үзебезнең файдага әйләндерә алырбызмы икән? Вакытында уянып җитмәдек шул. – Язучылар корылтаенда берлек рәисе вазыйфасына кандидатларының берсе син идең. Әгәр узган булсаң, нәрсәләрне үзгәртер идең? Бүген шул тәкъдимнәрдән кайберләрен булса да тормышка ашырасыңмы? – Язучыларны күбрәк активлаштырасы килгән иде. Чөнки без үз көнен үзе күрә торган таркау кавемгә әверелеп барабыз. Ә авыр заманнарда бер йодрыкка туплану хәерле. Моның өчен үзара танышып, нинди уй-ниятләр белән яшәгәнне белергә кирәк. Бу эш Язучылар берлегендә үтәлә дә бугай. Хәмерле мәҗлесләрнең бетүенә дә сөенәм. Каләм әһеленең күңеле дә, җаны да чиста булсын иде. – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр, махсус проектлар редакциясе мөхәрриреннән балалар әдәбиятының хәлен белешәсе килә. Еш кына балалар өчен чыгарылган китаплар кызыксыз дигән фикерне ишетергә туры килә. – Кызыксыз китап чыкканы булды дип әйтә алмыйм. Чөнки андыйлар план кабул иткәндә үк төшеп кала. Кайчак Язучылар берлегеннән чыгарырга дигән язу килсә дә, әгәр ул лаеклы түгел икән, чыгармыйбыз. Дөрес, гениаль әсәрләр еш язылмый. Елга ике-өч шәп китап чыкса, ул татар халкы өчен зур табыш булыр иде. Бизәлеш буенча да калышабыз дип әйтә алмыйм. Русча балалар китаплары белән үзебезнекен чагыштырсак та, аерма зур түгел. Безнең рәссамнар реалистик картиналар ясый, бала башын бутый торган рәсемнәр белән мавыкмый. Татарча китаплар балаларга матурлыкны күбрәк тә сеңдерә дигән фикердә мин. Мәсәлән, Салават Рәхмәтулла, Зиннур Мансуров китапларын карагыз, тышлыклары да, рәсемнәре дә аморф түгел, табигый. – Балалар өчен иҗат – үзенчәлекле иҗат. Аңа һәркем алына алмый. Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиевләргә яшь алмаш бармы? – Яшьләргә китап чыгарганда нәшриятта хәтта өстенлекләр дә бар. Алмаш бар, ләкин күп түгел. Һәм бу табигый да. Яңа гына Ләйсән Фәтхетдинованың “Файдалы туңдырма” дигән китабы чыкты. Бала күңелен аңлап, бала теле белән язылган, үзе гади, үзе кызыклы китап. Балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятына килүче яшьләр арасыннан Алмаз Мансуров, Булат Садертдинов, Римма Шәехова, Лиана Әмирханова кебек яшь егет-кызлар бар. – Татар китапларын тәрҗемә итү эше ничек корылган? – Тәрҗемә китаплары бар. Ләкин күп очракта тәрҗемәчеләр кайвакыт нәшрият бәяләре белән килешми. Шуңа күрә авторлар үзләре кызыксынып, үзләре өстәп түләгән очракта гына тәрҗемә әсәрләре дөнья күрә. Күптән түгел Ленар Шәехнең “Гасырда фасыллар буталган” дигән китабы рус һәм татар телләрендә чыкты. Ләкин мондый китаплар гади укучыга түгел, күбрәк кунакларга тәгаенләнгән. Чөнки кеше йә русча гына, йә татарча гына укый һәм икесен бергә чыгарганда, татар укучысының – русча өлеше өчен, русча укучысының татарча өлеше өчен өстәп түлисе килми. Сатуга бер телдәге китап чыкса, хәерлерәк. – Марат Кәбиров, язучы һөнәр түгел, дип язган иде. – Язучы һөнәр түгел, ул – яшәү рәвеше. Ниндидер һөнәр итеп карау язучы дәрәҗәсен түбән төшерә дип саныйм. Иҗат кешесе билгеле бер вакыт аралыгында язам дип үз-үзенә таләп куя алмый. Язу – улкүңел эше. Аннан язган вакытта мин – язучы, аннары башка кеше дип тә карап булмый. Язучы ул тормышта да язучы булып кала. Шуңа күрә беркайчан да милләт язмышына битараф була, халкы өчен янудан туктый алмый. Битарафсың икән, димәк, чын әдип түгел, бәлки графомандыр. Ә инде иҗади хезмәтне бәяләүгә килгәндә, бездә башка республикалар белән чагыштырганда хәлләр әйбәтрәк. Без китабыбыз өчен ниндидер күләмдә гонорар алабыз, башка җирдә ул бетте. Язучы үзенә спонсор эзләргә тиеш. Ә бит каләм иясе үзенә реклама ясый белми. Реклама белән шөгыльләнә башлый икән, иҗатына ниндидер күләмдә зыян салыначак. Нишлисең, совет чоры үтте. Ул чактагы өстенлекләрдән файдаланган булсак, безнең буын да, бигрәк начар заманга калдык, дигән булыр иде. Ләкин без хәлнең шушындый булуын белә торып әдәбиятка килдек. Әлбәттә, гонорар күләме күбрәк булса, иҗатка стимул да күбрәк булыр иде. Гаиләне кайгыртыр өчен кайчак иҗатны онытып торырга да туры килә. Бу җәһәттән мин бәхетле. Китап нәшриятында эшлим һәм бу вазыйфа җаваплылыкны да бермә-бер арттырды. Өр-яңа китабым – “Ак фәрештә”не кулына алган укучы моны сизми калмас, иншалла.Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Фото Р.Сәлахның ВКонтакте битеннән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев