Татар матбугаты
Язучы Галимҗан Ибраһимов төркилекнең башында татар тора дип уйлаган
Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров язучы Галимҗан Ибраһимовны тарихта уйнаган роле ягыннан ачып бирде. "Галимҗан Ибраһимов һәм тарих" темасына доклады белән ул "Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы" халыкара фәнни конференциясенең пленар утырышында чыгыш ясады. Конференция Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган.
Индус Таһиров Галимҗан Ибраһимов турында төрле телләрдә материаллар күп булуын билгеләп узды. Ул аның хакында чыгышларның татар, рус, казах һәм кыргыз телләрендә яңгыравы очраклы булмавын әйтте. "Әгәр Галимҗан Ибраһимов бөек язучы булып өлгермәсә, һичшиксез, тарихчы булган булыр иде, чөнки аның әсәрләре тарих, милли яшәеш рухы белән сугарылган. Анда милләтебезгә тугрылык, милләтебезнең үзбилгеләнү хокукы ярылып ята. Татар тормышының тарихчысы дисәк тә, һичшиксез, дөрес булыр. Аның "Адәмнәр"ен генә карагыз: татар фаҗигасен шулай күрсәтү - зур эш. Аның "Казакъ кызы" әсәре интернациональ язучы икәнен күрсәтә. Аның эшендә тарих һәрвакыт яши, тарих һәрвакыт аңа ярдәмгә килә. Шактый күп тарихчылар аңа киңәшкә килә торган булган", - дип белдерде ул.
Тарихчылар Галимҗан Ибраһимовка киңәшкә килгән
Академик Зәки Вәлидинең дә Галимҗан Ибраһимов киңәшенә мохтаҗ булуын, "Төрек тарихы" хезмәтенең кулъязмасын тикшерү өчен аңа биргәнен билгеләп узды. "Галимҗан Ибраһимов аңа "бу китапның исеме "Татар тарихы" дип кенә аталырга тиеш" дип тәкъдим итә, ләкин бу дискуссияләрдән соң китап "Төрек-татар тарихы" исеме белән дөнья күрә. Галимҗан Ибраһимовның тоемлавы буенча, төркилекнең башында иң беренче татарлар торган. Татар – төркилекнең башында дип уйлаган һәм күп кенә әсәрләр белән таныш булуында да һич кенә дә шикләнмим. Тарих аңа һәрвакыт яшәү көче биреп торган. Аңа милли идеябезне тудырырга мөмкинлек биргән. Аның өчен милли идея – дәүләтебезне аякка бастыру. Югалган дәүләтебезне торгызу – аның иң зур максатларының берсе булган. Ул тарихка таянып эш иткән”, – дип билгеләп узды Индус Таһиров.Галимҗан Ибраһимов сул эсер булмаган
Тарихчы Галимҗан Ибраһимовны сул эсер дип йөрткәннәрен искәртте. “Бу дөрес түгел, ул һәрвакытта да барлык халыкларның да партияләрен ныклап тикшергән. Украинадагы партияләрне дә тикшерә, Симферопольдә дә, Одессада да була, эсерларның да, социал-демократларның да материалларын өйрәнә. Шушы партияләрдән татар уртаклыгындагы партияне булдыруны максат итеп куя. Бу, әлбәттә, иң кирәкле чара, чөнки татарның дәүләтчелеген аякка бастырырга, татарны уятырырга, кискен хәвефле елларда үз урынын табарга ярдәм итәргә кирәк була. Шушы рәвештәге партия барлыкка килә. Бик күп җәзалар, уңайсызлыклар күрә ул, Одессада төрмәгә дә ябалар, башка эзәрлекләүләр дә була. “Интеллигент” исеме белән койрык 17 нче елга кадәр аңа тагылып йөри. Алар бу кешенең ни рәвешле эш иткәнен ачыклый. Шушы татар партиясе 1917 елның июлендә барлыкка килә. Монда Фоат Туктаров, Һади Атласи, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура кебек чын милләтчеләр тупланган булырга тиешле партия. Болар татар рухында яши торган кешеләр. Алар татарның дәүләтчелеген аякка бастыруны максат итеп куялар”, - дип тарих битләренә күз салды Индус Таһиров.Мөселман комиссариаты ничек барлыкка килә?
Ул, чыгышында, Галимҗан Ибраһимовның гамәлгә куючылар җыелышына делегат булып сайланганын билгеләп үтте. “Милләт мәҗлесе җыелып, Уфада дәүләтчелегебез мәсьәләләрен ныклап тикшерә. “Идел-Урал” штаты идеясе шунда барлыкка килә. Аның авторларының берсе – Галимҗан Ибраһимов. Монда татар-башкорт каршылыклары килеп чыга. Иң авыр миссияләрнең берсе буларак, Уфадан аның Оренбургка башкорт съездына баруын сорыйлар. Биредә ул берничә мәртәбә чыгыш ясап, уртак дәүләтчелекнең кирәк икәнлегенә күпләрне күндерә. Ләкин Зәки Вәлидинең фикере башкача була. Ничек кенә булсын, Галимҗан Ибраһимов аны Уфага алып килә. Уфада Милли мәҗлестә Идел-Уралны яклап та түгел, ул кадәр каршы да булмыйча чыгыш ясый. Шушы авыр миссияне Галимҗан Ибраһимов кына үти ала. Аның бу миссиясе татар-башкорт мәсьәләләренә шактый зур йомшаклык кертә. Моны һич кенә дә онытырга ярамый. Ул гамәлгә куючылар җыеныннан сайланга депутат буларак Петербургка китә. Күпләр аны сул эсер дип әйтә, ә сул эсерлар бит “учредительный собрание”ны ташлап качып китә. Галимҗан Ибраһимов дөрес юл сайлый һәм большевиклар белән кала, чөнки милли мәнфәгатькә шушы вакыттагы гамәлләр генә туры килә. Галимҗан Ибраһимов мөселман комиссариатын барлыкка китерүче иң затлы кешеләрнең берсе була. Мулланур Вахитов делегат буларак килгәнче үк, Сталин һәм Ленин белән очрашып, мөселман комиссариатын булдыру турында килешү төзи. Һәм бу чынга аша. Мулланур Вахитов соңга калып килеп җитә, гамәлгә куючылар җыены инде таралган була. Шул рәвешле, мөселман комиссариаты барлыкка килә. Бу татар, башкорт комиссариаты гына түгел, ул мөселман халыклары комиссариаты. Татарларның роле зур, әлбәттә. Татарлар шушы билгеләнгән юлдан башка төрки халыкларны алып барырга тиеш була. Ләкин, билгеле булганча, Сталинның фикере башкачарак була: ул шушы комиссариатны татар-башкорт комиссариаты итеп атарга куша. Димәк, калган милләтләр комиссариатлар эшеннән читләштерергә тиеш булалар. Протест йөзеннән, Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм башка татарлар “без ташлап китәбез” дип гариза яза. Сталин ялына торган кеше булмаса да, “урыннарыгызда калыгыз, гаризаларыгызны кире алыгыз” дип ялына. Чыннан да, китеп кенә нәрсә эшлисең? Миилләткә хезмәт итәргә кирәк бит, шунлыктан риза булырга туры килә”, - дип бәян итте Индус Таһиров. Академик Мулланур Вахитов белән Галимҗан Ибраһимовның мөнәсәбәтләре бик яхшы булуын билгеләп узды. "Аң" газетасы 1913 елда "Без - кем?" дигән дискуссия оештыра. Татарлар кайчан барлыкка килгән, дигән мәсьәләләр 1917 елда яңадан калкып чыга. Татар-башкорт республикасы дигән идея барлыкка килә. Аның нигезендә Галимҗан Ибраһимов иң беренче була”, - дип ассызыклады ул.Татарстан барлыкка килүдә Галимҗан Ибраһимов роле
Индус Таһиров, Гражданнар сугышы башлану шушы республиканы булдырмый калды, дигән фикер белән килешмәвен әйтте. “Бу дөрес түгел. Бу идеяне Сталин яклап чыккан икән, ул аны “Идел-Урал” штатына мәкерлек өчен генә эшли. Бу аның мәкерле эшләренең берсе. Мин аны татар дусты дип әйтмәс идем, гомумән, беркемгә дә дус түгел ул, бәлки, үзенә каршы да дошмандыр, анысы икенче мәсьәлә. Шушы чорда татар-башкорт республикасын пропагандалауны туктатырга дигән фәрман чыга. Шунда Татарстан Республикасы дигән идея килеп чыга, шушы республиканы булдыруга Галимҗан Ибраһимов үзеннән бик зур өлеш кертә”, - дип билгеләп узды тарихчы. Аның әйтүенчә, Галимҗан Ибраһимов күзаллаулары буенча, республика мәйданы бүгенге Татарстанның чикләреннән киңрәк булырга тиеш булган. “Галимҗан Ибраһимов кулынннан килгән барын да эшли. Татарстан Республикасы барлыкка килгән икән, Галимҗан Ибраһимовның өлеше зур”, - дип ассызыклады Индус Таһиров.Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев