"Язучы, әдип милли вазгыятьнең алгы сафында булырга тиеш" - Галимҗан Гыйльманов (әңгәмә)

1. – Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укырлык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек? – Мин күтәрелештә, үсештә дип саныйм. Ниндидер яңа этапка кереп бара. Ниндидер яңа сулыш көтелә. Яңа буын «ишек кага»... 90нчы еллар ахырыннан, 2000 еллар башыннан ук яңача яза башлаган татар язучыларының активлыгы һич кенә дә кимемәү, аларга Халисә Ширмән, Рөстәм Галиуллин кебек үзенчәлекле каләм ияләренең өстәлүе, шул ук елларда баш калкыткан, хәзер инде татар әдәбиятында саллы шигъри буын буларак формалашып-оешып җиткән шагыйрьләрнең (Ленар Шәехтән башлап Рүзәл Мөхәммәтшинга кадәр булган 20ләп талант иясе хакында әйтүем) шигъри мәйданны ныграк яулый баруы, драматургиядә Илгиз Зәйнигә ияреп сәхнәгә чыгарга омтылган талантлы яшьләр төркеме оешу, яшьләр матбугатында публицистиканың көчәя баруы, гомумән, милли матбугатның әдәби процесска күбрәк игътибар бирә башлавы – болар барысы да шуның ачык дәлиле. «Укырлык әсәр юк», – дип оран салучылар – елына бер китап та, бер әсәр дә укымаучы кызганыч бәндәләр. Чынлыкта, бүгенге татар әдәбиятында төрле карашта, төрле фикердә, төрле зәвыкта булган һәркем өчен «ризык» бар. Укучыларым белән еш очрашып торган кеше буларак, мин боларны белеп әйтәм. Үткәннән үк тамырланып килгән традицион татар прозасын, шигъриятен укучы өлкән буын әле дә исән, заманча дөньяви әдәбиятка тартылган яшьрәк буыннар да үсеп җитте, хәтта компьютер технологиясе белән иҗат ителгән эксперименталь әсәрләрне егылып укый торган милләттәшләребез дә җитәрлек. Бүген бигрәк тә модернистик, метафизик, хәтта хыя­лый-мифологик әдәбиятны сораучылар күбәйде. Мин моны шушы иҗат юнәлешендә эшләүче язучы буларак бик яхшы беләм. 2. – Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора? – Заман белән бергә язучы да үзгәрә, әмма аның тоткан урыны үзгәрми, дип уйлыйм. Язучы, әдип, һәрвакыттагыча, милли вазгыятьнең алгы сафында булырга тиеш. Чын язучының миссиясе тотрыклы – ул халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп, зәвыгын тәрбияләп, аның мәнфәгатьләрен кайгыртып, актив тормышта яшәргә тиеш. Татарның социальләшүендә, мәдәниләшүендә, хәтта аның үзаңы, иҗтимагый фикере формалашуда язучы хәлиткеч роль уйнарга тиеш. Татарның «милли кемлеген» («национальная идентичность») билгеләү дә, нигездә, сәнгать һәм әдәбият әһелләре карамагында. Без әдипләр, моны ныклап күңелгә беркетеп, иҗади максатларыбыз белән килештереп, бөтен рухыбызны җигеп, җан көчебезне биреп яшәргә, эшләргә тиеш. Халыкның иң алдынгы вәкиле булган китап укучы күңеленә, әлбәттә инде, иң элек әдәби әсәрләребез белән барып ирешәбез. Монысы – төп эшебез, дөресрәге, хезмәтебез. Бу гына аз. Матбугатта саллы фикерләребез, чакыруларыбыз, хәтта набатларыбыз да яңгырап торырга тиеш. Чын язучы милләтнең үткәнен, бүгенге хәлен, борчуларын, киләчәккә омтылышларын ачык күзалларга, төгәл белергә, аның әхлакый һәм сәяси кануннарын пропагандаларга тиеш. Чын язучы халык белән бергә булырга тиеш. Ул халык арасында булып кына калмыйча, аның белән даими рәвештә очрашып, аралашып, фикер алышып, аны дәртләндереп, шушы аралашулардан үзе рухи көч һәм иҗади ризык алып торырга тиеш. Язучыларны артистлар белән тиңләргә тырышучылар бар. Артистларга халык алдына чыгып җырлаган өчен зур акчалар түлиләр, әдипләргә халык белән очрашулар вакытында бер тиен түләмиләр, диючеләр еш очрый. Мин үзем артистларны, җырчыларны язучылар белән тиңләмим. Аерма бик өстә ята.  Артистлар, җырчылар шул ук язучылар иҗат иткән текстлар белән эш итә ләса! Артист халыкның күңелен күрә, аның күңел ихтыяҗын үти. Сәхнәдә роль башкара. Образга керә, уйный. Шуның өчен акча ала. Язучы, әдип халык алдына үзе булып, фикер иясе, әйдаман, хәтта рухани булып чыга, ул һич кенә дә уйнамый, халык аннан ихлас хис-тойгы, егәрле фикер, ахыр килеп, милли идеягә тиң сүз, образ көтә... Мин үз язмышыма төшкән миссияне шулай аңлап яшим. 3. – «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул»  кебег­рәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?»  дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә? – Татар язучысының бүгенге хәле ярыйсы гына, дип уйлыйм. 90нчы елларда каләмдәшләребез тормышында күзәтелгән аянычлы хәлләр юк инде. Бүген Татарстан Язучылар берлегенең, Мәдәният министрлыгының, республика җитәкчелегенең язучыларга игътибары юк дип әйтә алмыйбыз. Берлектәге 350ләп язучының һәрберсе күз карамагында, ветераннарга барып торыла, азмы-күпме өстәмә пенсия түләнә, матди ярдәм күрсәтелә, бәйрәмнәрдә төрле чаралар оештырыла, социаль пакетлар бирелә. Бераз гына льготалы путевкалар да бар хәтта. Халык әдипләренә өстәмә пособие билгеләнгән. Юбилей кичәләре үткәрү өчен тиешле акчалар каралган. Язучыларга вакытлы матбугат басмалары яздыру буенча да махсус кампанияләр оештырыла. Ел саен биреп барыла торган әдәби премияләр, стипендияләр дә берничә дистәгә җыела. Әлбәттә, болар гына аз, әмма Россиядәге башка төбәкләрдә боларның берсе дә юк. Мин моны төгәл белеп әйтәм. Язучының бүгенге хәлен республикадагы гонорар сәясәтеннән башка карап булмыйдыр. Бу мәсьәләне хәл итеп бетерәсе бар. Дөрес, хөкүмәтнең махсус карары нигезендә, соңгы елларда нәшриятларда, әдәби басмаларда гонорарларны күпмедер арттыруга ирештек. Ходайга шөкер һәм җитәкчеләребезгә рәхмәт – нинди генә авыр елларда да Татарстан китап нәшриятында басыла торган китапларыбызның саны кимемәде. Туган нәшриятыбызның фидакарьләрчә алып барган эшчәнлеген әле бәяләп тә бетерә алганыбыз юк. Уртача өч-дүрт ел саен һәр язучы үзенең яңа китабын бастырып тора, димәк, гонорар ала, димәк, тормышын яхшырта. Әйтүемчә, бу эш дәвам итә. Шушы юнәлештә республика җитәкчеләренең махсус «поручение»ләре бар. Гонорар ставкаларын дәүләт күләмендә җайга салып, тотрыклы итә алсак, китап бастыручы, газета-журналларда катнашучы әдипләребезнең хәле бермә-бер яхшырачак. Амин, шулай булсын! 4. – Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була? – Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүне иҗат кешесен ниндидер кыса-рамкаларга көчләп кертү дип аңлыйм. Рәсми статус устав белән бәйле, ә уставны үтәргә туры киләчәк. Минемчә, язу­чының «статусы» ике төрле генә була ала: йә ул профессионал, йә ул һәвәскәр. Профессиональлек дәрәҗәсен билгели торган фактор да бар. Ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу. Әмма бу да абсолют хакыйкать була алмый. Язучының дәрәҗәсен, талантын, бөеклеген, шул ук статусын бары тик халык (укучы) һәм вакыт кына билгели аладыр. «Әдәби иҗат»ны башка һөнәрләргә тиңләп, язучылык статусын рәсми рәвештә кабул ителгән «профессияләр реестры» аша билгеләү хакында сорыйсыңдыр, бәлки? Әйтик, язучы үз өендә иҗат итеп ята, ә хөкүмәт аңа эш хакы түли... Мин үзем шактый хыялый кеше, әмма бу хәлне һич кенә дә күз алдына китерә алмыйм. Ә менә иҗат кешесенә социаль пособие биреп баруны мөмкин эш дип саныйм. Әйтик, Германиядәге кебек. Анда һәр иҗат кешесенә, әгәр ул үзенең иҗат әһеле икәнен дәлилли алса, 700 евро чамасы пособие биреп барыла. Бу пособие анда «Германия халкының культурасын, сәнгатен, эстетик зәвыгын үстергән өчен» дигәнрәк исем астында мәгълүм. 5. – «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы? – Әйе, андый төшенчә бар. Андый укучы бар. Хәзерге заман укучысы элеккеге дәверләр укучысыннан, хәтта бик үк ерак булмаган 80-90нчы еллар укучысыннан да аерыла. Ул иң элек «компьютер фикерләве»нә ия. Компьютер – аның иң якын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе. Ул компьютерда (интернетта), дөресме-түгелме, һәр сорауга җавап таба. Җаны ни сорый – шуны табып укый.  Аның дөньяга карашы киң, әмма зәвыгы тар, шактый зәгыйфь. Монысы информациянең гадәттән тыш күп һәм төрле булуыннан килә. Бүгенге укучы озын әсәрләрне укый алмый, аның маңгай һәм зиһен күзләре кыска, җыйнак текстларга күнеккән, катлы-катлы сурәтләр, образлар да аны тиз ялыктыра, фәлсәфи фикер-уйлануларны, лирик чигенешләрне бөтенләй үк кире какмаса да, аларның төгәл һәм аңлаешлы булуын ярата. Бик кискен композицион борылмалар, тиз сөйләшле диалоглар, җете образлар, гыйбрәтле хәлләр, аянычлы язмышлар яки ачык, аңлаешлы юмор, көлкеле ситуация аны берникадәр тотып тора. Ул кулына алган әсәрне бер утыруда укып чыгарга тиеш. Аерылса, бик сирәк кабат кайтып укый. Әлбәттә инде, бу калып-стерео­типка туры килмәгәннәр дә бар. Һәр заманның үз укучысы булган кебек, барлык заман әдәбиятларын да бердәй йотлыгып укучы, үз итүче һәм күңеленә алучы укучылар да бар. Алар – чын укучылар, аларны «әдәбият сөючеләр» дип йөртәләр. Минем әнкәй шундый кеше. Мин үзем дә шундый кеше. Бу хакта төгәл әйтә алам. 6. – Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин? – Язучының иҗади эволюциясенә әдәби тәнкыйтьнең турыдан-туры тәэсире бар. Әдәби тәнкыйть – тәнкыйть кенә түгел бит ул. Ул хәтта бәя генә дә түгел. Ул иң элек әдипнең иҗатын (әсәрен) анализлап, сүтеп-җыеп, укучыга, әдәби җәмәгатьчелеккә, хәтта язучының үзенә аңлатып бирүгә, бу иҗатның (әсәрнең) үзенчәлеген билгеләүгә корылган булырга тиеш. Бүгенге тәнкыйть­нең нәкъ менә шул функциясе юкка чыкты, «әйбәт» яисә «начар» дип кенә язылган реплика-мәкаләләр яисә купшы фәнни сүзләргә төрелгән академик язмалар белән генә укучының игътибарын теге яки бу әсәргә (иҗатка) җәлеп итеп булмый, минемчә. Әйтүемчә, әдипнең иҗат эволюциясен, аның җан диалектикасын, иҗади язмыш интригасын бары тик аналитик шәрехләмә, поэтик тикшеренүләр ярдәмендә, композицион метаморфозалар (әверелешләр) аша, образлар үстерелешен өйрәнеп кенә күзаллап буладыр. Бүгенге әдәби тәнкыйтькә яңа импульс бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Иң элек яңа буын филологик кадрлар әзерләргә кирәк. Яңа буын иҗатчылар килә тора, ә аларга бәя бирә алырдай фикер ияләре күренми. Җанлы әдәби процессның төп тенденцияләрен билгели алырдай, заманча фикерли торган, дөнья әдәбияты казанышлары белән таныш, үзе дә иҗатта көчен сынаучы егетләр-кызлар тәрбияләргә кирәк безгә. Филологик вузлар гына түгел, иҗат берлекләре дә, вакытлы матбугат та, китап нәшриятлары да, электрон ресурслар да тәнкыйди-аналитик фикергә йөз белән борылырга тиеш бүген. 7. – Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме? – Бүгенге көндә төп нәшрия­тыбыз булган Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китапларның 85 проценты китапханәләргә, мәдәният учакларына, милли автономияләргә, ­Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә бушлай җибәрелеп барыла. Татарстан хөкүмәтенең махсус карары белән эшләнә торган бу эш бүгенге көндә үзенең нәтиҗәләрен күрсәтте. Без укучыларыбызны саклап калдык. Ничекме? Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәр китапны укучыларыбызга китапханәләр аша ирештереп бардык. Кибетләрнең ябылуы, китапларның кыйм­мәтләнүе аркасында укучы китаптан читләшә башлаган бер мәлдә, китапханәләрнең барлыгын искә төшердек, аларга, яңа китап­лар белән бергә, яңа сулыш өрдек. Укучыларны кабат китапларга ияләштердек. Интернеттан әдәбият эзләп булашкан бер буыннан соң яңа буын укучылар кабат китапка (аның басма һәм электрон вариантлары да күз уңында тотыла) әйләнеп кайта башладылар, бу фактны социологик тикшеренүләр дә раслый. Бу хәл көтелмәгәнчә әйбәт килеп чыкты. Нәшриятлар, милли китапханәләр басма китапларның электрон вариантлары, параллель рәвештә, үзләренең сайтларына куела башладылар. Экранда китапның тышын күргән, аның мониторда җем-җем килеп торган текстын укып караган милләттәшләребез, тансыклап, шул китапларны үзләрендә булдырыр өчен, китап кибетләренә чыгып киттеләр, күпләр, сатып алырга мөмкинлекләре булмагач, кулга булса да тотып карарга теләп, китапханәләргә юл алды. Сүз дә юк, бездә китап сәүдәсе дә җайга салынырга тиеш. Әлегә ул бик зәгыйфь хәлдә генә гомер кичерә. Интернет-кибетләр дә халыкка ныклап барып җитә алмады. Күрәсең, сәүдә юнәлешен җайга салу өчен, киләчәктә махсус Дәүләт программасы кабул итәргә кирәктер. Бүгенге укучы кесәсе өчен китаплар бик кыйммәт. Дәүләт программасының төп максаты шушы кыйммәтчелекне бетерү булырдыр, мөгаен. Бу эш, минемчә, полиграфиядәге монополияләрне җимерү, китап бастыруда конкурентлыкка шартлар тудыру белән бәйле булачак. 8. – Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга мөмкин? – Укучыларым белән даими аралашып торам. Бу юлда нинди мөмкинлек килеп чыга – ике дә уйламыйча файдаланып калырга тырышам. Моңа кадәр балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, авыл-салалардан, оешмалардан, бәйрәм-җыеннардан килгән бер генә чакыруны да кире какканым булмады. Бик актив елларда елга 150шәр очрашу җыела иде. Бу күрсәткечкә миңа кадәр бары тик берничә әдип кенә ирешә алган иде. Шуңадырмы, аларны халык чынлап та теленнән төшермичә, яратып яшәде. Менә алар: Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Резеда Вәлиева. Роберт Миңнуллин белән Разил Вәлиев тә халык арасыннан кайтып керми. Туфан абый Миңнуллин да гел халык белән булды. Яшьрәкләрдән Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Марат Закир, Илсөяр Иксановалар буыны да гел очрашуларда. Алар шагыйрьнең чын миссиясен аңлап яшиләр. Мин аларга да сок­ланам, үрнәк алам. 9. – Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк, дип уйлыйсыз? – Чын әдип нинди генә шартларда да иҗат итә ала, дип уйлыйм. Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында шартлары булганмы? Гомере буе фатирсыз яшәгән Мөдәррис Әгъләмнең яшәү шартлары яхшы булганмы? Ике-өч катлы коттеджларга күчеп яши башлаган язучыларның иҗатлары кинәт кенә сүнеп калган очракларны да беләбез. Димәк, иҗат өчен яшәү шартлары төп күрсәткеч түгел. Әмма язучының иҗаты гына түгел, аның гаиләсе, балалары, якыннары, дуслары бар бит әле. Аның әле вәкаре (достоинствосы) булырга тиеш. Димәк, һич югы, яшәр урыны, йорт-җире, кунакка килгән әти-әнисен, туганнарын, дусларын, каләмдәшләрен, шул ук укучыларын каршы алырга торак урыны булырга тиеш аның. Минемчә, тормышы, эше, иҗаты зур акчалар белән бәйле булмаган язучыга фатир алырга яисә җир биләмәсе юнәтергә хөкүмәттән берникадәр социаль һәм акчалата ярдәм күрсәтелергә тиеш. Мохтаҗ язучыларга махсус закон кысаларында тотрыклы пособие булдырылса, бу эш иҗат кешесенең тормыш хәлен кайгыртуда тагын бер адым булыр иде. Бүген Татарстан Язучылар берлегендә пенсионер язучыларга берникадәр пенсия каралган. Инде шул яклап өлкән каләмдәшләребезгә игътибарны юнәлтәбез икән, Татарстан хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән бу акчалата ярдәм (өстәмә пенсия) һич югы 3 мең чамасы булырга тиеш, дип уйлыйм. Бер уңайдан, депутатлар колагына да әйтеп үтәргә кирәк: «Иҗат берлекләре турында»гы законны кайчан кабул итәсез инде? Бу законның проектында язучының, сәнгать кешесенең хәлен яхшырту буенча бөтен тиешле гамәлләр дә каралган иде ләса?! 10. – Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)? – Соңгы вакытта ике әсәр белән хыялланып яшим, икесе дә бик авыр бара, икесе дә фаҗигале, әмма мавыктыргыч язмышлар турында. Беренче роман хакында матбугатта игълан иткән идем инде, ул мәшһүр татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич турында, икенче әсәрем шайтан коткысына бирелгән татар егете хакында. Табадан гына төшкән берничә хикәям дә бар. Аларын якын арада татар вакытлы матбугатында табып укырга мөмкин булачак. «Өмет белән яшәү җайлырак...» Тукай, Бабич Хак сүз икән: үз пәйгамбәреңне Чит җирләргә китеп эзләмә. Авыр чакта күңел Тукайларга, Бабичларга барып тезләнә. Изге дога онытылган чакта, Җимерелгән чакта кыйблалар, Күңелдәге хисләр шушы изге Исемнәргә кайтып егылалар. Менә сүнәм-сүнәм дип торганда Соңгы тамчы өмет чаткысы, Тарихымда кояш булып калка Тукай нуры, Бабич яктысы! Бу дөньяда җан кайгысымыни?! Баш кайгысы, байлык кайгысы! Каткан бәгырьләргә беркеп кайта Тукай хисе, Бабич тойгысы! Бер югалтсаң инде үз рухыңны, Бер югалтсаң инде үз телеңне, Бер югалтсаң инде үз илеңне, Хәтеркәең һаман эзләнер... Тукай рухы, Бабич рухы беркөн Алларыңа кайтып тезләнер! Бала чакта Бала чакта, карда аунап туйгач, Өйгә чабып керә идем дә... Әнкәемнән кар кактыра идем, Күл җәелә иде идәндә... Хәзер дә бер, их, кайтасы иде, Әнә мамык түши юлларны. Әнкәемнән кактырасы иде Чәчләремә кунган ак карны... Миңеште Якташым Наҗар Нәҗмигә Нинди җир бу? Нинди дөнья? — Шунда ук тылсым йога. Сулыш булып җанга иңә Серле-илаһи дога. Кайчакта  җил белән оча Бу җирдә тарих көле. Бер җан булып бәргәләнә Башкорт һәм татар теле. Тауларында усак үсә, Һәр йорт каршында — миләш; Малайлар Урал исемле, Һәр кунак кызы — кәләш! Агачлар сөйләшә монда, Куаклар: «Шыбыр-шыбыр!..» Һәр үлән – мандолин кылы, Һәр яфрак асты – шигырь! Баланның ачы суы да Татлы булып тоела. Шундый җир бу: моңсыз яшәү, Җырсыз яшәү — тыела! Сизәм: кайсыдыр гомердә Монда туган булганмын… Шулкадәр дә җанга якын Моңлы көе кылганның… Сизәм: мин – шушы туфракның Иң гади, нәни кәсе. Тоям: мин – Наҗар Нәҗминең Иң төпчек энекәше… Әткәй-әнкәй миңа ат бирде Әткәй-әнкәй миңа ат бирде, «Күзең төшкән якка чап, – диде. – Күңелеңдә нинди хыяллар бар? Дөнья гизеп йөрер чак», – диде. Әткәй-әнкәй биргән бу атны Дөнья бәйгесендә чаптырдым. Офыклардан офыкларга йөреп, Шул ат белән таңнар аттырдым. Әткәй-әнкәй биргән бу атка Атландырдым бөтен дус-ишне. Җилдәй җилгән чакта бар дөнья Карап торды безнең очышны. Әткәй-әнкәй биргән ат өчен Җан өлеше сорый һәр бәндә. Ачы кайгы, сары сагышта Исем-атым килә ярдәмгә. Әткәй-әнкәй биргән ат белән Гомер кичү җиңел түгел лә... Ләкин беләм: алда юл озын, Өмет-хыял яши күңелдә... ...Мин аңладым хәзер, аңладым: Гомер атым әл дә бер дигән... Ә бит әткәй-әнкәй: «Бу атта Безнең янга кайтып йөр», – дигән. Көтеп яшим Киләчәктән нидер көтеп яшим, Өмет белән яшәү җайлырак. Артык үсенмим дә, чөнки беләм – Кояш ерак, хәтта Ай ерак... Һәрбер аткан таңга рәхмәт әйтәм, Яңа туган һәр көн яктырак. Күңелдәге хисләр самимирәк, Һәм уйлаган уйлар яхшырак... Дөнья – ымсындыргыч, кичләр – изге, Сине биргән кичләр бигрәк тә. Күз карашың булып туган өмет Баш күтәреп йөри йөрәктә... Сине күргән саен, җан ашкына, Күзләремдә өмет яшьләрем. Киләчәктән нидер көтеп яшим, – Кабат кайтыр кебек яшьлегем.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: