Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучы, драматург Гафур Коләхмәтовның тууына − 135 ел

“Яшь гомер”, “Ике фикер” кебек әсәрләре белән танылу алган язучы, драматург Гафур Коләхмәтовның тууына − 135 ел (1881-1918). Ул 1881 елның 5 маенда Пенза каласында гаиләдә 5 нче бала булып туган. Аның әтисе Юныс һәм әнисе Газизә сабын, шәм, хушбуй һәм бизәнү-ясану әйберләре заводы хуҗаларының берсе булган. Гафурга җиде яшь чагында Юныс Коләхметовның завод эшләре бөтенләй таркалган, һәм ул, гаиләсе белән Сарытау губернасына күченеп, 1897 елга кадәр алпавыт утарларында идарәче, бакчачы булып хезмәт куйган, соңыннан, Казанга килеп, Үтәмишевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнашкан. Гафур энесе Каюм белән башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылында мәдрәсә белеме алган, аннары Казан шәһәрендәге Укытучылар мәктәбендә укыган. Мәктәптә укыган елларында (1898—1902) марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән танышкан, беренче татар большевигы Xөсәен Ямашев, социал-демократ Галимҗан Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралашкан. 1902 елда Укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Коләхметов Казанның Дары заводы (Пороховой) бистәсендәге өч класслы рус-татар училищесына мөдир һәм укытучы итеп билгеләнгән. Анда ул 1911 елның җәенә кадәр эшләгән һәм шушы елның сентябрендә Казандагы “Касыймия” (Апанай мәчете) мәдрәсәсе каршында оештырылган рус классларына укытучы һәм мөдир булып күчкән, биредә 1916 елның ноябренә кадәр эшләгән. Мәктәптә укыту белән бергә, Г. Коләхметов халык арасында күп төрле иҗтимагый, мәдәни һәм революцион пропаганда эшләре алып бара. 1905 елгы беренче буржуаз-демократик революциягә кадәр үк ул сәяси хәзерлекле, марксизм теориясе белән таныш һәм аны эшчеләр арасында актив пропагандалаучы партия агитаторы буларак таныла. 1905 елның тарихи октябрь көннәрендә, кулына корал тотып, Казан урамнарында патша гаскәрләренә каршы сугыша һәм шуның өчен төрмәгә ябыла. Даими полиция күзәтүе астында яшәвенә карамастан, Г. Коләхметов реакция чорында да революцион эшчәнлеген киметми, бөтен легаль һәм яшерен мөмкинлекләрдән файдаланып, халык арасында марксизм идеяләрен пропагандалау буенча эшли: революцион прокламацияләр тәрҗемә итә, яшерен түгәрәкләрдә рефератлар, докладлар белән чыгышлар ясый. Бистә эшчеләре арасында большевистик «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, русча басма материалларга таянып, тарих, хокук һәм политэкономия фәннәре буенча брошюралар, мәкаләләр яза. 1909 елда аның «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы басылып чыга. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап» (1911) исемле методик кулланма китабын бастырып чыгара. Г. Коләхметов, язучы-драматург буларак “Ике фикер» һәм “Яшь гомер” драмалары белән данлыклы. Коләхметовның 1902-1912 елларда иҗат иткән кайбер әдәби әсәрләре — дүрт пәрдәле “Әбүҗәһел” исемле тарихи һәм биш пәрдәле “Кем гаепле?” дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан алып язылган “Талак” исемле хикәясе, шигъри әсәрләре, вакытында матбугатта басылмау сәбәпле, сакланып калмаган. Ләкин “Ике фикер”, “Яшь гомер” драмалары белән дә язучы татар әдәбияты тарихында иң мөхтәрәм урыннарның берсен били. Үпкә авыруы көчәюе сәбәпле, 1916 елдан Гафур Коләхмәтов күбесенчә сеңлесе, табибә Суфия Агиева янында, Пенза губернасындагы Краснослободск өязе Енә авылында тора һәм 1918 елның 1 апрелендә шушы өяз хастаханәсендә вафат була. Кабере Енә авылы зиратында урнашкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев