Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Язмыш тарафыннан кыерсытылып та, көчле рухлы булып кала белгән райондашларыбыз соклану уята" - Луиза Сафина

Татарстанның Апас районында инвалидлар ункөнлеге бара. Әлеге кысаларда, үз аякларында йөри алмыйча, коляскада утырырга мәҗбүр булган кешеләргә район башлыгы исеменнән күчтәнәч пакетлар тапшырылды. Пакетлар Апасның икмәк комбинатында пешерелгән ризыклардан әзерләнгән иде. Шулай ук район башлыгы аларның һәрберсенә ярты елга "Йолдыз" газетасына подписка бүләк итте, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

"Язмыш тарафыннан кыерсытылып та, көчле рухлы булып кала белгән райондашларыбыз соклану уята. Аларга күңел җылыбыз, кайгыртуыбыз җитәрлек булырга тиеш. Ункөнлек барышында да социаль яклау идарәсе вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары белән берлектә яннарында булуны, хәлләрен белүне, көнкүрешләре белән танышуны, күңелләрен борчыган проблемаларын уртаклашуны максатыбыз итеп алдык", – дигән фикер белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Урта Балтай авылында яшәүче Марсель Галимов дөньяга якты карашы, кызыксынулары белән кунакларны шаккатырды. Футбол, кызыклы кинолар карарга, музыка тыңларга яратуы хакында сөйләде. Чисталыгы, пөхтәлеге, кешеләргә булган мөнәсәбәте белән дә аерылып тора ул. Марсель һәм аның әнисе Мөнирә апа Гыйззәтуллина үзләренә булган хөрмәт һәм игътибар өчен рәхмәтләрен ирештерде.

Кече Бакырчы авылында яшәүче Талия апа Сәгъдиева да үз аяклары белән җиргә басып йөри алмый. Шулай да зарланырга яратмый. "Улларым, киленем янәшәсендә кыенлык күргәнем юк. Киленем Миләүшә алтын минем", – дип кат-кат кабатлады ул.

Көлкәштән Илшат Минһаҗев әтисе Әкрам тәрбиясендә яши. Илшат барлык хәбәрләрне, авыл яңалыкларын белә. Күчтәнәчләрне дә сөенеп кабул итте.

Олы Бакырчы авылында яшәүче Фәридә апа Хөснетдинова да улы Хәйдәр һәм барлык гаиләсе исеменнән рәхмәтләрен әйтеп озатып калды.

Районда коляскада утыручы 76 кеше бар. Аларның берсе генә дә игътибардан читтә калмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев