Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яулык проблемасын мөселманнар чыгармады" - Наилә Җиһаншина

Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина фикеренчә, мәктәпләрдә хиҗапны рөхсәт итү мөселманнар тарафыннан башка дәгъвалар китереп чыгармаячак. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. Исегезгә төшерик, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов җәмәгатьчелек хиҗап мәсьәләсен күтәреп, башка проблемалар чыгуына да әзер булырга тиеш, дигән иде. "Хиҗап ул беренче сынау гына. Аннары биш кат намаз, җомга намазы сораулары, шулай ук хәләл туклану проблемасын китереп чыгарырга мөмкин", - дип әйткән. Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Дамир хәзрәт фикере белән килешмичә, "бу җәмгыятьне куркыту гына", диде. "Бүгенгә кадәр бу проблема чыкмады, мөселман халкы моны тыныч кына хәл итте. Мөселман кешесе өчен бу проблема түгел. Бу сорауларны беркем дә күтәрергә җыенмый. Яулык мәсьәләсендә дә проблема булмаска тиеш иде. Ләкин Мордовия җитәкчелегенең шәхсән фикереннән проблема килеп чыкты. Аны күтәрергә кирәк түгел иде. Аны шунда гына хәл итсәләр, безгә, мөселманнарга, җиңелрәк булыр иде. Мөселманнар проблема эзләүче халык түгел. Яулык турында сөйлиләр, яулыкны экстремизм белән бәйлиләр, экстремизга катнашы булмаган кешеләр зыян күрергә тиеш түгел. Мөселманнар да экстремизмга каршы бит. Яулык проблемасын мөселманнар чыгармады. Бу мәсьәлә тизрәк чишелсә иде. Без шул теләктә. Намазны өйдә дә укып була, аның өчен проблема күтәрергә беркем җыенмый. Намаз уку шәхсән эш. Мөселман кешесе намазны яшереп укый, өйдә укый ала. Хәләл туклануга килгәндә, ашханәдә балык та ашарга мөмкин, бәрәңгесе, макароны бар. Бу проблема түгел. Минем балалар мәктәптә укыды, алар ач булмады. Мөселманнар бу проблеманы күтәрмәячәк. Җәмгыятьне  куркыту гына бу. Ә яулыкны салдыру ул, кием салдыру белән тиң. Яулык салынырга тиеш түгел", - дип шәрехләде Наилә Җиһаншина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев