Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яучылыкның популярлашуы нәрсәгә бәйле?

Татарстанда мәчетләр каршында кавыштыру үзәкләре эшли башлау бу хезмәткә ихтыяҗ арту билгесеме? Яучы Гөлназ Мөхәммәтнең "Интертат"та дөнья күргән язмасы шул хакта.

Без мәчетләр каршында Яучылык үзәкләре эшли башлавын күрәбез, әмма әлегә аларның эшчәнлеге җайга салынмаган – яңа яучылык оешмалары безнең “оныклар” гына.

Кавыштыру үзәкләрендә дини яшь кызларның аз булуы табигый Бу үзәкләргә теркәлүчеләр арасында мөселман ир-атлары күбрәк булуы табигый. Мөселман егетләренә дини яшәү рәвеше алып барган хатын-кыз җитми. Чөнки дини яшь кызларны үзара алып бетерәләр – нигездә дини кызларын әти-әниләре, туганнары таныштырып кияүгә бирә. Шуңа алар яучылык үзәкләренә килеп тә җитмиләр, вак үзәкләргә бигрәк тә. Ә безнең кебек эре үзәкләргә, күп булмаса да, киләләр әле – алар бездә бар. Аларны әниләре үзләре алып килә. Дини кызлар хатын-кыз яучыга өстенлек бирүен дә истә тотарга кирәк. Яшьләренә килсәк, яучы хезмәтенә, нигездә, яшьрәкләр яки өлкән яшьтәгеләр мохтаҗ. Бездә 20-30 яшьлекләр белән папкалар шыплап тулган. Өлкән яшьтәгеләр дә күп. Урта яшьтәгеләр азрак булуы - аларның әле балаларын урнаштырып бетермәгән булулары белән бәйле. Әйтик, пенсиягә чыкмаган хатын-кыз эшен ташлап каядыр күчеп китеәгә ашыкмый. Ә инде пенсиягә чыккан ханымнар, балаларына фатир калдырып, авылга китәләр. Бу аларны олыгайган көннәрендә табигатькә, җиргә якынрак буласы килүдер. Түләүсез яучылык хезмәте җимешләре Мәчетләрдәге кайбер үзәкләр яучылык хезмәте түләүсез дип кызыктыралар – бу дөрес әйбер түгел. Бушлай яучылык дигән әйбер радиолардан чыкты. Аннары - газеталарда. Бу тема миңа әле яучылыкка ныклап, профессиональ рәвештә тотынганчы ук кызык иде. Телевидениедәге “бегущая строка”ны да карап бара идем. Алар белән мавыгу вакытыңны әрәм итү бит ул! Ул “бесплат”лар бер кешегә генә вакыт уздырмыйлар – әллә ничә кеше белән сөйләшәләр. Ягъни, тегеләре дә, болары да шулай итеп күп кешегә таркалалар. Чөнки үзләренә кем кирәген белмиләр – тегесен тикшереп карыйлар, монысына үрелеп карыйлар. Егет кеше таныша башлаганда өйләнү ниятен куйган булса да, әле тегесен, әле монысын карыйм дип ялгыша. Аларга инде болай йөреп гаилә кору кызык та булмый башлый. Чөнки хаҗәтләрен үтәп кайталар да – шуның белән шул! Гаилә кору максаты ераклаша. Уйлап карасаң, бу “бесплат”лар күптән бер-бере белән йоклашып беткән кешеләр. Кайбер әхлаксызлары шул түләүсез танышы янына кайтып, бераз аның акчасына ашап-яшәп тә ала. Акчасы беткәч, китеп бара. Аннары икенче “номер” белән таныша. Авылда нигез таркатмыйм дип утырып калган ирләр, мондый хәлләргә тап булгач, хатын-кызлар бозык дип зарлана. Яучылык хезмәте ни өчен түләүле булырга тиеш? Яучылык хезмәте түләүле булырга тиеш дип уйлыйм. Беренчедән, бу яучы янына килгән кешенең гаилә мәсьәләсенә җитди каравын күрсәтә, чөнки бушлай килгән әйбернең кадере булмый. Икенчедән, яучыга түләргә акчасы булмаган кеше ничек гаилә тота алсын?! Андый типтагы кешеләр миңа да чыгалар. Алар шалтыратып акча туздырып тормыйлар – СМСка гына язалар. Мин андыйларны җитди кабул итмим - тавышын ишетмәгәч, җавап та бирмим. Күзәткәнем бар - мөселманнар арасында да бар андыйлар. Мәсәлән, берәү каравылчы булып эшли: ике көн эшләп, ике көн ял итә. Авыр эш түгел – ял иткән көннәрендә тагын каядыр эшли ала. Юк, ул алай итми, шул аз гына керемгә яши бирә. Андый типтагы кешенең хатыны булганга риза булып яшәргә тиеш. Янәсе, мөселманмы – мөселман! Кайчакта яшь егетләр килеп: “Бай хатын кирәк, картка өйләнергә риза”, диләр. Яшерен альфонска караганда, болай үз теле белән әйтүчесе яхшырак. Гаилә тота алмый торган ирләргә белә торып чыгучылар бар. Җир җимертеп яшәгән бай хатыннар кайчакта янында ир булсын өчен андыйга чыгарга ризалашалар. Булды андый очрак – бер ханым булдыксыз иргә “сумка күтәртеп йөртергә” чыкты. Мин андыйны ир-атка санамыйм. Ир кеше гаиләне ашатырга тиеш. Яучы бит ул – психолог та, психотерапевт та. Ул үзе кавыштырган гаиләне контрольдә тота. Бу инде тәүлек әйләнәсе дәвам итә торган эш. Төн уртасынада шалтыратып истерика ясаулар да була. Кайчакта хатыннар “Ирем “талак” әйтте, дип шалтыраталар. Тынычландырам, юатам, аңлатам. Дуслашалар. Болар барысы да яучының эше. Түләнми икән, яучының бит стимулы булмый. Әле моның белән генә дә бетми, парсызлар өчен очрашулар оештырып торырга кирәк. Без аны төрле форматларда оештырабыз. Шул исәптән рестораннарда да. Ә инде таныклык бирү мәсьәләсе килеп баса икән, моны тәҗрибәле кеше генә эшли ала. Кем озак еллар эшләгән – шул гына башкалар эшен бәяли, аңлый ала. Яучыларга, шул исәптән, хәләл тамадаларга да, таныклыкны Гамил Нур кебек һәм минем кебек тәҗрибәле кешеләр генә бирергә хокуклы дип уйлыйм

Гөлназ Мөхәммәт

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев