Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әни балалар, оныклар дип яшәде..." - Алсу Фазлыева

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе кайгылы хәбәр белән уртаклаша.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе кайгылы хәбәр белән уртаклаша: озак еллар яман чир белән көрәшеп килгән әниләре Зөлфирә апа вафат булган.

"Яшәтәсе килде сине-әни!!! Тик, булмады... Син дөньяда иң сабыр, ин көчле, мәрхәмәтле әни!!! Яратабыз сине!!! Гафу ит, тырыштык.... ләкин киттең... Тыныч йокла әнием" дип күңелендәге авыртуы белән бүлешә Азат.

"Бик куп еллар барган авыруыннан соң, кичә кич әни вафат булды...
Бик көчле рухлы, яшим дип, балалар, оныклар дип яшәде... 
Без - балалар булдырганча, көчебездән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык... Син бик купләргә урнәк булырлык булдын! Зинхар, упкәләп китмә. Син - мәңге куңелләрдә❤?" - Алсу.

Хәтерләсәгез, җырчы Азат һәм Алсу Фазлыевларның әниләренә ярдәм кирәк дип бик күп матбугат чарасы язды. Бөтен дөнья акча җыешты. Якыннары миллионлаган бурычлар алды. Ел башында җыелган акчаларга Зөлфирә ханымны Төркиягә озаттылар. Аннан өметләнеп кайтканнар дип тә хәбәр иткән идек.

Соңрак билгеле булганча, Азат Фазлыев авыру бала тәрбияләүче Миңнуллиннар гаиләсенә әнисен терелтү өчен ярдәм йөзеннән үткәрелгән хәйрия концертында җыелган 3600$ (якынча 230000 сум) акча тапшырган иде. Ул вакытта да бары тик яхшыга гына өметләнгән идек. Кызганычка каршы булмады...

 matbugat.ru

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев