Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшьләрне авылларда калдыру өчен, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерергә кирәк" - Зифкать Сәетгалиев

Яшьләрне авылларда калдыру өчен, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерергә, аның үсешенә комачау итмәскә кирәк. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре берлеге рәисе, Дүртөйле районы Әсән кошчылык фабрикасының директорлар советы рәисе Зифкать Сәетгалиев шуңа өнди. Бу хакта ул Казанда VI Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыенында әйтте. "Башта без, асфальт кирәк, ул булса, кеше калачак, дидек. Газ, электр уты, интернет кирәк, дидек. Болар барысы да бар, ә кеше барыбер авылдан китә. Күзгә күренми торган ниндидер механизмнар авылларны һаман тарката", – ди ул. Авылны үстерү өчен авыл эшмәкәрлегенә игътибар итәргә, аны артык киртәләрдән, каршылыклардан азат итәргә кирәк, дип саный Зифкать Сәетгалиев. “Моның өчен махсус шартлар булу зарур. Әгәр без канун нигезендә авыл халкын тәэмин итә алмыйбыз икән, авыл таркалуын бернинди концерт, телевидение белән генә туктатып булмаячак. Хәтерегездәме, бервакыт ил җитәкчеләренең берсе "Бизнесны җәзаларга җитте” дигән иде. Әмма изалау коралларын беркем тартып алмады. Алай гына да түгел, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен табигатькә зыян китерә дип гаеплиләр", – ди Сәетгалиев. Башкортстан вәкиле проблемалар күп булуына игътибарны юнәлтте. “Күптән түгел Мәскәүдә узган фермерлар съездында соңгы ун елда эшмәкәрләр саны 308 меңнән 210 меңгә калганы әйтелде. 100 мең фермер эшен ташлап киткән дигән сүз. Миңа бер егет “фермер булып китсәм, ничек булыр икән” дип киңәшкә килгән иде. Мин аңа күпме салым түлисен, 30-40 җирдән тикшерүчеләр киләчәген, башка мәшәкатьләр турында сөйләгән идем. Менә ике ай вакыт узды, аңардан бернинди хәбәр юк”, – дип белдерде Зифкать Сәетгалиев. Чыгышында ул Башкортстан фермерларының 700 мең гектарга якын җирдә эшләвен, сарыкчылык, елкычылык, яшелчәчелек, кошчылык, игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнүләрен, 6100 фермерлык хуҗалыгы булуын билгеләп үтте. “Җирләребез киңәя бара. 40ар гектар теплица тотучылар бар. Без 52 мең баш сыер савабыз, 150 мең тонна сөт сатабыз”, – дип хәбәр итте һәм күрше төбәкләр, шул исәптән Татарстан белән үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып эшләүләрен әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев