Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшьләр Татарстан тарихыннан аз хәбәрдар" - Айсылу Кәбирова

"Яшьләр, Россия тарихын яхшы белсәләр дә, Татарстан тарихыннан аз хәбәрдар. Бөек Ватан сугышы елларында республикабызда нинди вакыйгалар булганын аз беләләр", - диде «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгы хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты галиме Айсылу   Кәбирова. «Хезмәтем буенча Татарстанның төрле район яшьләре белән очрашырга туры килә, - ди ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты галимәсе   Айсылу   Кәбирова. -  Кызганыч ки, балалар Татарстан тарихыннан хәбәрдар түгел. Бөек Ватан сугышы елларында үз төбәгебездә нинди вакыйгалар булганын белмиләр, чөнки бу хакта мәктәпләрдә дә аз мәгълүмат бирелә. Бу зур проблема булып тора. Ш.Мәрҗани институты тарафыннан әзерләнгән «Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.)» китабы әлеге бушлыкны тутырырга ярдәм итәр. Бу китап Бөек Ватан сугышы вакытында якташларыбызның тормышын, батырлыкларын чагылдыра. Биредә музейлардан алынган фотографияләр, хатлар, лозунглар да урнаштырылган. Проектны башкарганда, коры текстлар гына кулланмадык. Укучы әлеге китап аша дәһшәтле елларны күз алдына тулысынча китерсен өчен шулай эшләдек. Бөек Ватан сугышына нисбәтле материаллар галимнәр тарафыннан 1943 елларда ук туплана башлаган». Исегезгә төшереп узабыз, кичә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференция залында  «Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.)», дигән китап тәкъдим иттеләр. Айсылу  Кәбирова "яшь буында патриотик хисләр тәрбияләргә телибез икән, тарихтан башларга кирәк", дигән фикердә тора.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев