Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшьләр Нәбирә Гыйматдинова, Марат Кәбиров, Галимҗан Гыйльмановны укый" - Йолдыз Миңнуллина

“Калеб” татар яшьләренең “Яңа дулкын” проекты яшь шагыйрьләрнең кумиры Йолдыз Миңнуллина булуын күрсәткән иде. Бу күренешне “Татар-информ” хәбәрчесенә күренекле шагыйрьләр дә билгеләп үтте. Ә бүгенге яшь прозаиклар өчен кем авторитет? "Яңа татар прозасы" бәйгесе уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә шул хакта сүз булды. “Яшьләрнең язуларында аларның Зифа Кадыйрованы укулары сизелә – андый яшьләр дә бар. Нәбирә Гыйматдинованы, Марат Кәбировны, Галимҗан Гыйльмановны укыйлар”, - дип санап китте яшьләр иҗаты белән “Ялкын”ның баш мөхәррире вакытта ук актив танышып барган Йолдыз Миңнуллина. Әмма бу күпчелек түгел. Ул бүгенге яшьләрнең, бигрәк тә үсмерләрнең, русча фэнтэзи укуларын билгеләп узды. “Без Рүзәл Мөхәммәтшин белән мәктәпкә очрашуга баргач, балалар үзләре әсәрләр язып, дәфтәрләрне берләштереп китаплар ясаганнарын күрдек. Класс моны бер-берсеннән кулдан-кулга йөртеп ябырылып укый. Бу балалар шул дөньяда яшиләр. Кызык әсәрләр алар. Без “Ни өчен татарча язмыйсыз?” дип сорыйбыз. Алар: “Без андый әйберне русча укыйбыз”, диләр. Фэнтези өлкәсендә эшләү өчен бер кумир урыны буш тора”, - диде Йолдыз. Исегезгә төшерәбез, “Яңа татар прозасы” бәйгесе "Калеб" иҗади яшьләр берләшмәсе тарафыннан, "Ялкын" журналы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашында оештырыла. Бәйгедә катнашучылар апрель башында Казанга килеп, остазлары – Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән һәм Илдар Әбүзаровлар белән очрашып, алардан мастер-класслар алачаклар, дәресләр ай буена – хикәя язылып беткәнче онлайн дәвам итәчәк. 29 апрель – әсәрләрне уку көне. Май аенда иң яхшы хикәя авторына 1000 евро тапшырылачак. Иганәче – Tampere Islam Mahallesi/

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев