Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшьләр күбрәк тарихи шәхесләр, зур дәрәҗәгә ирешкән татарлар белән кызыксына" - Эльнара Зәйтуллаева

20 май көнне Санкт-Петербург каласында татарлар яшәгән урыннар, алар калдырган эзләр буенча экскурсия узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына экскурсияләр уздыручы Эльнара Зәйтуллаева хәбәр итте. Экскурсовод сүзләренчә, бу аның татарлар тарихына багышланган дүртенче экскурсиясе. Беренчесе узган елның август аенда үткәрелгән. Быелның гыйнварында исә, автобуста киңәйтелгән экскурсия уздырылган. Шулай ук 8 май көнне дә татар милләте тарихы белән танышырга теләүчеләр Санкт-Петербург буйлап йөргән. “Минем тамырларым кырым татарларына барып тоташа. Үзем исә Санкт-Петербургта туып-үстем. Гаиләмдә төрле милләт кешеләре бар. Әмма миндә татарлар тарихы, бабаларымның мәдәнияте, көнкүреше кызыксыну уятты. Экскурсияләргә килүчеләр арасында да яшьләр, урта һәм өлкән буынга караганда, күбрәк”, - диде ул. Экскурсиягә килгәндә, анарда Россиянең Европа шәһәрендә татарларның ничек яши башлавына басым ясалачак. “Шулай ук мин Санкт-Петербургтагы Җәмигъ мәчете хакында сөйләячәкмен. Хәзер анда төзекләндерү эшләре бара, шуңа да мәчет эченә кереп булмый. Әмма аны төзүчеләр, мәчетнең бизәкләре, тарихы хакында мәгълүмат биреләчәк. Габдулла Тукай һәйкәле янында да тукталырга планлаштырабыз. Бездә Санкт-Петербургның кечерәйтелгән макеты “Кече шәһәр” бар. Аның янында мин, калада Җәмигъ мәчете төзелгәнче татарлар кайда намаз укулары хакында сөйләячәкмен”, - диде Эльнара Зәйтуллаева. “Яшьләр тарих белән генә түгел, күбрәк тарихи шәхесләр, Санкт-Петербургта зур дәрәҗәгә ирешкән татарлар белән кызыксына”, - ди экскурсовод.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев