Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшьләр бүген татарчаны өйрәнмәгән икән, алар инде иртәгә өйрәнмәячәк" - Роберт Миңнуллин (видео)

Татар телен белми, татарча укымый торган, әмма үзләрен татар дип санаучы яшьләр яңа, элеккеләргә охшамаган буын булып үсәчәк. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикер әйтте.

"Әгәр дә ул яшьләр бүген татарчаны өйрәнмәгән икән, алар инде иртәгә өйрәнмәячәк. Минем иманым камил, чөнки аларга шулай рәхәт. Ләкин аларның күңелендә татарлык бар икән, алар икенче менталитеты булган, икенче буын татарлар булачак. Алар безнең буынга да, бездән алдагы буынга да охшамаган булачак. Күрәсең, андый үзгәрешләр дә кирәк", - дип саный шагыйрь.

Роберт Миңнуллин күзәтүенчә, нәрсә генә булса да, рус телле татарлар эштә дә, иҗатта да, карьера мәсьәләсендә дә өлгеррәк. "Аларга юллар ачыграк дип исәплим мин. Ул күзәтүләр бик күп. Безгә бер әйберне онытмаска кирәк. Татар ике телне дә әйбәт белергә тиеш - рус телен дә, татар телен дә. Шунсыз аның киләчәге юк дип исәплим мин", - дип белдерде шагыйрь.

Роберт Миңнуллин белән тулы видеоинтервьюны карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/video/846/

 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев