Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшьләр арасында батырлыкны пропагандалау зарур, юкса "миләрен май баса", кеше максатка омтылучанлыгын югалта"

Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы яшьләрне геройлар үрнәгендә тәрбияләргә һәм батырлыкка омтылыш булдырырга өндәде. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"Миңа батырлыкны һәм уңышка ирешүне пропагандалау очраклары еш очрамый. Кеше уңышка ирешергә тиеш: яхшы белем аларга, күп акча эшләргә, дөньяны күрергә, тормыштан тәм табарга, авырлыкларны җиңә белергә тиеш", - диде патриарх Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә II Халыкара православ студентлар форумында.

Ул Сириядә һәлак булган рус хәрбие Александр Прохоренконы үрнәк итеп күрсәтте, ул пленга төшмәс өчен үзенекеләрнең һөҗүмен кабул иткән.

"Ул, чыннан да, Россия герое. Әмма күпләр башкалар өчен гомерләрен биргән янгын сүндерү хезмәткәрләре исемнәрен оныткан кебек, аныкын да онытты. Без еш кына үз геройларыбызның исемнәрен онытабыз", - диде патриарх.

Ул белдергәнчә, батырлык - ул алга һәм өскә хәрәкәт, ул еш кына гади булмый, ул энергия, акыл, ирек, хис, зур максатлар туплануын күзаллый.

"Яшьләр арасында батырлыкны пропагандалау зарур, юкса "миләрен май баса", кеше максатка омтылучанлыгын югалта", - диде патриарх.

Форумда илнең әйдәп баручы вузлары һәм уңышлы югары технологияле компанияләре катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев