Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшьлегендә мәхәббәт геройларын күп уйнаган Камил Вәлиев әле дә сәхнәдә менә дигән мәхәббәт герое! (әңгәмә)

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев күп кенә рольләрне яңадан уйнаса, бөтенләй башка яңгырашын табар идем дигән фикердә. Әмма хәзер – 75 еллык юбилее алдыннан, татар театры сәхнәсендә 50 ел эшләгәннән соң, яңа рольләр турында хыялланмый. Шулай да, үзе хыялланмаса да, Илгиз Зәйниев Әлмәт театрында куйган “Син кайда идең?” спектаклендә төп рольләрдә Камил Вәлиев һәм аңа партнер итеп Наилә Нәҗипованы күргән. Яшьлегендә мәхәббәт геройларын күп уйнаган Камил Вәлиев әле дә сәхнәдә менә дигән мәхәббәт герое! “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ул Казан сәхнәсендә шушы спектакльне уйнагач килде. – Мин театрда 1964 елның октябрь аенда эшли башладым. Ничә еллар үтеп киткән! Шушы театрымнан беркайда да китмәдем, шушында калдым. Беренче еллар бик авыр иде, транспорт юк, кунакханәләр юк, атларда-тракторларда гастрольләргә йөрдек. Сәхнә артлары юк, грим бүлмәләре юк, уңайсыз, ләкин эшеңнән шатлык мизгелләре алгач – кыенлыклар онытылыган. Алар авыр сыман да түгел, матур хатирәләр булып искә төшә. Театрга яшьләр кирәк булгач, Габдулла Йосыпов театрда курслар ачты. Без анда өч еллап рольләр дә уйнадык, укыдык та. Габдулла абый искиткеч режиссер һәм педагог иде. Без аның итагатьлелегенә, сабырлыгына соклана идек. Мин Габдулла абыйда берничә спектакль уйнадым. Алар тәрҗемә әсәрләре иде. Берсе - Джон Флетчерның “Как управлять женой” комедиясе. Габдулла ага инде олы яшьләрдә иде, аннары Гали Кәримович Хөсәенов килде. Ул килгәч, эшләү ысуллары да үзгәрде, фикерләү, тирәнлек, эчке дөнья... Без аның белән иҗат мизгеленә чумдык. Нык күтәрде театрны. Тәрҗемә әйберләр күп уйналды: Леоновның “Барабанчы кыз”ы, “Нашествие”. Ул елларда тамашачы аларны бик матур кабул итә иде. “Антигона”да Креонны уйнадым. Аны уйнар өчен бит күп укырга да, тарихи эзләнүләр дә кирәк. Киендем дә, чыгып патшаны уйнадым да, кереп киттем түгел. Әйе, авырлыклар булды. Өстәмә эш буларак, администратор итеп тә чыгаралар иде. Өч төркем булып эшләдек: бер төркем спектакль әзерли, икесе йөреп тора. Шунсыз булмый, акча кирәк. Гаҗәеп еллар иде. Авылларга барып төшәбез. Спектакльгә керү өчен безне фатирга кертәләр, мунчасын ягып кунак итәләр иде. Сагынып көтеп алалар: “Сез уйнап киткәч тә ике ай сөйләшәбез әле”, - диләр иде. Бик матур хатирәләр булып күңелләрдә калган. – Әле бит сез үзегез дә баш режиссер булып эшләдегез. – Үзе эшләмәгән кеше белмидер – бу искиткеч зур җаваплылык. “Мин театрның баш режиссеры булып эшлим әле”, дигән омтылыш булмады. Зәкия апабыз киткәч, коллективыбызда бераз ыгы-зыгылар башланды. Шуннан Мәдәният министрлыгы: “Алынып кара әле”, дип тәкъдим итте. Әлмәт театрының иҗат коллективын югалтмас өчен ризалаштым. Әйбәт кенә эшләдек, матур спектакльләр чыгардык. Коллектив бик хөрмәт итте, дип әйтергә курыкмыйм. Кадерләп торалар иде. “Әхмәди һәм дүрт әби”не эшләгәндә, үзем уйныйм, үзем башкаларны күзәтәм. Чөнки үзем куйган спектакль. Уйнаганда үзем турында уйламыйм да. Ул елларда балалар спектакльләрен күп уйнадык. Һәр көнне балаларга татарча спектакльләр уйный идек. Сигезләп балалар спектакле куелган. – Димәк, киләчәккә үзегезнең тамашачыгызны әзерләгәнсез? – Әйе, шәһәребез зур түгел бит. Әлмәт тамашачысы хәлебезне белеп тора, кимчелекләребезне әйтәләр, тәнкыйтьлиләр. Элеккеге елларда тамашачы белән фикер алышулар оештырыла иде. Габдулла абый ярата иде инде андый аралашуларны. Спектакльләрдән соң тамашачы белән сөйләшү өчен конференцияләр оештыра идек. Авылларда шулай эшләп йөрдек әле. Аяз абый Гыйләҗев спектакльләреннән соң тамашачы фикерен туплап язып алып, үзенә алып кайтып тапшыра идем. Ул “Әгәр бик сагынсаң” спектакленең дәвамы итеп “Әткәй җырлый да, җылый да” пьесасын язды. Ул да театрыбызда гаҗәеп матур барды. – Элек куелган, уйналган кайсы спектаклегегезне яңартасыгыз килә. – Теге еллар түгел бит инде хәзер... бар иде чаклар – матур итеп чыктың да, матур итеп сөйләдең дә, әй кызлар гышыйк булдылар!.. Хәзер: “Кара инде, нишләп бу образны шулай эшләдем? - дип уйлыйм. - Бүген уйнасам, бөтенләй башка төрле эшләр идем”, дим. Герой-любовник образы күп уйналды. Бер штамп инде ул. Шулай килде дә килде. Бервакыт Гали Кәримович әйтә: “Болай булмый бит, сиңа картлар роле уйнап карарга кирәк”, дип, “Шәмсекамәр” спектаклендә (М.Әблиев) Юныс карт роле бирде. Ул миңа шулкадәр җиңел бирелде. Рольләрнең барысы да үз заманы өчен төгәл эшләнгәндер инде, күрәсең. – Камил абый, элек телевидение аша спектакль караган өлкән буын тамашачы сезнең Мирзануыгызны әле дә сагынып искә ала. Сез бит Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса йолдыз бар”ында Дамирә Кузаеваның партнеры идегез. – Татар театры дөньясында Дамирә кебек эчке дөньялы башка актриса юк. Миңа шулай тоела. Без бөтен спектакльләрдә партнерлар булдык. Дамирә безгә театр училище тәмамлап кайтты, ә безне Гали Кәримович җибәрмәде. Без калдык, Дамирә укып кайтты. Бик яратып эшләде Дамирә “Ай булмаса, йолдыз бар”да Мәдинә образын. Гаҗәп! Мөлаем да, характерын да тапты. Кабатланмас! Әсәре дә әйбәт иде бит инде! Шуңа күрә яратылды да. Дамирәбезне һаман да сагынып искә алабыз. Бик иртә китте бит. Ул әле дә безнең арада сыман, аралашабыз сыман. Гомеребезнең иң матур елларын бергә эшләп үткәрдек. “Барабанчы кыз”да бергә эшләдек, “Антигона”да... Үзе дә спектакльләр куйды. Рөстәм Мингалимнең “Өченче бүлмәдә эт яши” спектаклен ул куйган иде. Аны әле дә телевидение күрсәтә. Әллә яшьлек еллары булганга, мин ул спектакльне үткәнебезне сагынып карыйм. Дамирәбез театрның бер якты йолдызы булып калды. Хәзер дә гастрольләргә чыккач: “Сез бит Мирзанур” дип дәшәләр. “Сез авылга спектакль белән килгәндә без мәктәптә укый идек, клубка кертмиләр иде, тәрәзә аша карадык, сезне хәтерлибез”, - дип сөйлиләр. – Саклап кала алмадык дигән үкенү хисе бармы? – Шулкадәр. Кеше исән-сау чагында кешене кадерләү, аңа игътибар юк. Киткәч сагынабыз, юксынабыз. Үкенү хисе бар. – Әлмәт театры Наилә белән сезне партнерлар итеп яңа спектакль чыгарды. Тагын бер көчле актриса белән бергә сәхнә тоттыгыз. – Наиләбез, Дамирә кебек, характерлы актриса. Тирән актриса, төрле актриса. Наилә белән уйнаган вакытта миндә җавапллык көчле, нәрсәгәдер шулай. Бәлки аңа да шулайдыр. Башта кабул ителеп бетмәгән әйберләр дә булды. Усаллыктан түгел, “Нишләп алай соң?!” дип аптыраудан. Наилә партнер буларак искиткеч. Әйбәт актриса! Бездә барысы да әйбәтләр. Ләкин Наилә белән Дамирә... икесе дә үзенчәлекле, икесе дә Камалдан килделәр... – Партнерларыгыз турында бик яратып сөйлисез. – Сәкинә Минханова, Раушания, Луиза Солтанова белән күп уйнадык. Элеккеге – гомер буе бергә образлар тудырып яшәгән актрисалар белән эшләве миңа җиңелрәк. Яшьләр талантлы, әмма алар башка мәктәп үткәнгәме – алар белән алдырып китүе катлаулырак, аларның алымнарын төшенәсе бар. Аннары татар театрында татар теле өчен борчылам. Килгән яшьләребездә күбесендә... Теге елларда тел саклана иде. Әллә хәзер без башта игътибар итеп җиткермибезме? Алар белән килгәч кенә эшләү авыррак... Яшьләр бик күп килде бит безгә. Гаҗәеп талантлылар, искиткеч! Сокланып карыйм. Бик ягымлылар, бик игътибарлылар, шулкадәр рәхәт алар белән эшләве. – Әле репертуарда ничә спектаклегез бар? - Репертуарда алты спектаклем бар: “Син кайда идең?”, “Сәер кеше”, “Оҗмах капкасы”, “Качаклар”, “Утрау”, “Кыю кызлар”. Бәлки юбилеема “Дүрт әби һәм Әхмәди”не яңартып күрсәтербез дип торабыз. Мин яратам ул бабайны. Ил карты ул! – Сез тәрҗемә әсәрләрендә шактый уйнавыгыз турында әйттегез? Татар драматургы язган герой белән башка халык драматургы язган геройны уйнауның аермасын сизәсезме? – Аермасы бар. Ә тамашачы аерамы икән? Әлбәттә, “Шәмсекамәр”дәге карт белән рус Василие роле аерыла. Әмма аларның эчке дөньялары, яшәешләре берүктер сыман тоела миңа. Менә, “Син кайда идең?” спектакле шулкадәр гаҗәп карала. Аны карагач беркемнең дә: “Нигә тәрҗемә куясыз?” дигәне юк әле. Элек, яшьрәк чакта: “Тагын тәрҗемә куялар”, ди идем, яратмый идем. Эшләргә дә авыр кебек иде. Хәзер спектакльләрдә нинди генә милләт кешесен уйнасаң да, спектакльләрдә милләт юктыр кебек тоела. Кеше бит! Аның яшәеше, аның эчке дөньясы, аның дөньяга карашы! Әлбәттә, безнең татар тамашачысы башка халыкларга караганда димме икән, нәзберегрәк, итагатьлерәк, нечкә күңелле, рухы бай. Алар татарлыкны ныграк кабул итәләр, үзебезнең милләт әйберенә өстенлек бирәләр. Аерма шул гына. – Сез укый алмый калуыгыз турында әйттегез. Укымау үзен нык сиздерәме? Әллә талант һәм тәҗрибә аны алыштырдымы инде? – Талант янына белеме дә кирәктер. Талантлы кеше үз өстендә эшләп, өйрәнеп, тарихны, милләтен, халкын белсә - бик ярдәм итә. Ә уку кирәк, пластика, вокал. Ә без үзебезчә тырыштык инде. – Еллар узган саен, тәҗрибә белән сәхнәгә чыгу җиңелрәкме, әллә киресенче – авырракмы? – Илле ел шушы сәхнәдә, ә барыбер дулкынландыра. Югыйсә нинди генә образлар уйнамаган бит инде! Дулкынлану булмаса, әйбәт тә булмастыр сыман. Яшь вакытларда калтыраулар бар иде. Картайгач ул яктан җиңелрәк кебек, мин бу этапны үттем дисең. Мин хәзер шушы яшьтә уйлыйм. Әйтик, тамашачы пәрдә ачылгач, геройны күрә. Кыяфәт! Чибәр! Дошман образындамы ул, дусмы - мин аны актер буларак кабул итәм. Ә без хәзер картайганбыз, тотышлар үзгәргән. Тамашачы нишләп сәхнәдә шул картны карап утырырга тиеш була инде? Шул уйлар авырлык бирә. Ә образга кереп киткәч, онытыла. – Камил абый, бөтен кешегә дә, бигрәк тә, иҗат кешеләренә аеруча кыенга туры килгән туксанынчы елларны үткәрдек. Акчасызлык. Ә сезнең гаиләдә – ике артист. Ничек кичердегез? Театрдан китү турында уйламадыгызмы шул заманнарда? – Нишләптер бу әйберләр башка да килмәде. Китүчеләр булды. Күп киттеләр. Ә без ике баланы сөйрәп гастрольләрдә йөрдек. Кем мәҗбүри иткән? Өйдә йокларга урын юк, Луиза балалар белән өйдә йоклый, мин сарай башына печәнлеккә менеп китәм. Ә, барыбер, йөрдек. Эшкә бирелгәнлектер бу. Нәрсәсе белән алгандыр бу иҗат?.. – Сезне – популяр актерны – Казан ымсындырмадымы? – Казан ул Казан бит инде! Заманында Камал театрыннан Шәхсәнәм Әсфәндиярова безгә биюләр куярга килә иде. Ул миңа карап тора-тора да: “Син Камалда эшләргә тиеш”, дия. “Чит җирдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул!” диләр бит. Мин Камалда эшләвемне күз алдына да китерә алмыйм. Алар миннән югары. Югыйсә, Равил абый Шәрәфиевнең: “Без дә мөгезле түгел бит, - дигәне дә бар. – Әнә, Камил Вәлиев, Фоат Зариповлар да шундый ук кешеләр бит”, ди. Ә миңа Камал театры илаһи бер оҗмах кебек тоела. Мин анда югалып калырмын, бетәрмен сыман тоела. Шуңа үз Әлмәтем якын. – Сәхнәдә мәхәббәт героен күп уйнадыгыз, аның минуслары да булгандыр инде... – Мин сәхнәдә мәхәббәтне уйныйм дип уйналмагандыр инде. Дамирә белән уйнаганда: “Чынлап ирле-хатынлымы соң алар?” дип сорыйлар иде. “Ай булмаса, йолдыз бар”да минем хатыным Луиза Солтанова Кызны уйнады бит инде. Аңа: “Ничек яшисең син - кара үбешәләр бит”, - дип әйтәләр иде. Ә без андый нәрсәләрне уйламыйбыз да. Партнер! Халкыбыз мутрак азрак – шулайрак кабул итә. Татар халкы бигрәк тә. Кыек-мыек нәрсәләрне яратмый. Аңа дөреслек булсын! Менә Луиза белән бер театрда эшлибез. Авырлыгы нәрсәдә? Аның өчен дә җаваплылык хисе көчәя. Югыйсә, күрмәскә генә кирәк. – Артист кеше ничә яшьтә дә, алга таба хыялланмыйча яшәмидер. Планнар? – Миннән: “Син бәхетлеме?” дип сорыйлар. Мин иҗатым белән бәхетле. Күпме генә исемнәр такмасыннар, мин әле үземне төгәлләнгән иҗат кешесе, өлгергән актер дия алмыйм. Театрдан китәргә кирәктер, чыннан да, ләкин күңел театр белән яши. Репертуарда бу айда өч спектаклем бар икән, дип өч көн алдан әзерләнә башлыйсың. Хуҗабикәбездән тора инде барысы да, директорыбыз Фәридә ханымнан, ул безгә бик игътибарлы. Саклап кына тора. – Ә роль турында хыяллар? – Күп кенә рольләрне яңадан уйнасам, бөтенләй башка яңгырашын табар идем кебек. Хәзер хыялланулар юк инде. Уйналган бит инде. Креон уйналды. Отелло дия алмыйм, Отеллога бөтен кеше кызыга, мин кызыкмыйм. Тыныч кына, матур гына үз театрымда эшләргә инде. Гомер шунда үтте. Нинди генә режиссерлар белән эшләмәдек! Театрыбыз гаҗәп бит хәзер. Фестивальләрдән кайтып кермиләр. Кайсы вакыт без дә ияреп барабыз... – Театрдан тыш ниндидер мавыгуларыгыз бармы? – Җәй – балык. Кояш чыга, сандугачлар, сихри дөнья.. Ул яшәргә дәрт бирә. Җәйләрен табигатьтән кайтып кермим мин. Үзебезнекеләргә: “Сез дөньяның тәмен белмисез”, дим. Ә кыш көне әле театрым бар...

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев