Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшәү яме – балаларда" (ӘҢГӘМӘ)

Икең бер һөнәр иясе булганда, гаилә ныграк була. Г.Камал исемендәге Татар дәү­ләт академия театры артист­лары Рамил Вәҗиев белән Алсу Каюмова әнә шундый фикердә. Өч бала үсте­рүче бу матур парның бә­хет­ле булу рецепты нинди? Без бүген әнә шул хакта белештек.   – Гаилә – үз кагыйдәләре, үз көе булган аерым бер дөнья. Сезнең гаиләгә ничә яшь, аның кагыйдәләре нинди?   Рамил: – Моннан 14 ел элек гаилә кордык. Аның нигезендә хөрмәт ята. Башкача, гаилә ныклы булмас иде. Яши-яши бер-береңә шулка­дәр якынаясың, аерым тормышны күз алдына да китерә ал­мыйсың. Ир белән хатынны бала бигрәк тә якынайта. Ул яктан да, шөкер, бай без.  Кызыбыз, игез улларыбыз бар. Алсу белән театр кавыштырды. Ул укырга кергәндә мин эшли идем инде. Алсуда татар хатын-кызына хас бөтен сыйфатлар да бар. Мин аңа беренче күрүдә үк игътибар иткән идем, әмма үзем өчен аны акрынлап ачтым. Кагыйдәләргә килгәндә... Минем өчен төп кагый­дә олыны – олы, кечене кече итә белү. Балаларга да шуны сең­дерер­гә тырышам. Бу – һәр тәрбиянең нигезе. Әлеге нигез гаиләдә салынырга тиеш. Бала моны гаиләдә сеңдер­ми икән, алга таба ул әти-әнисен, бакчада – тәрбиячесен, мәк­тәптә укытучысын хөрмәт итмәя­чәк. Бала гаиләдә баш булырга тиеш түгел. Кызганыч, бүгенге заманда бала көенә бию гадәткә әве­релеп китте. Тартына, ояла белми торган буын барлыкка килде. Хә­зерге заманның чиредер ул, мө­гаен. Бик куркыта торган нәрсә бу. Алсу: – Мине Рамил башкаларга охшамаган булуы белән җәлеп итте. Холкы, үз-үзен тотышы үзгә аның. Ышанычлы, тәрбияле һәм үз сүзеннән кире кайтмый торган ныклы терәк ул. – Мөнәсәбәтләр ничек кенә нык булса да, яшәү дәверендә проблемалар булмый кала алмый. Мондый хәлләрдән ничек чыгасыз? Төп фикерне кем әйтә?   Рамил: – Гаиләдә иң зур җаваплылык – ир өстендә. Шуңа күрә гаиләнең иминлеге өчен дә, аның һәрбер әгъзасы өчен дә ир кеше җа­ваплы. Алсу: – Әлбәттә, ир –  гаиләдә баш һәм төп фикерне ул әйтә. Без икебез дә сабыр, тормышны көйле алып барырга тырышабыз. Балалар җылы мохиттә үссә хәер­ле. Рамилгә тулысынча ышанам, ниндидер зур карар кабул итәргә туры килсә, алай түгел, болай ул, дигәнем, аның хаклыгында шикләнгәнем булмады. Чөнки беләм, миннән күп мәртәбә әй­бәтрәк эшләячәк. – Артист – үзен­чә­лекле һө­нәр. Аның күп өлеше юлда, бө­­тен гомере кеше күз уңында үтә. Бер-бе­ре­гез турын­да сүз ишет­тер­сәләр, ала­р­ны ничек үткә­рәсез? Арагызга көн­ләшү кермиме?   Рамил: – Әгәр бер-береңә ыша­на­сың икән, гайбәткә, төрле имеш-мимешләргә игътибар итмисең. Безнең, шөкер, көнләшү белән мөнәсәбәтләрне агулаганыбыз юк. Арада хөрмәт булганда, андый сүзләргә сәбәп бирмәскә тырышасың. Аннан соң, син кемнеңдер ире яки хатыны гына түгел, әти белән әни дә бит әле. Сабый өчен әти-әни – өлге. Алар сине кабатларга, синең кебек булырга тырыша. Димәк, матур үрнәк булырга тиешсең. Беребез дә мәңгелек түгел. Гамәлләреңне бездән соң якты хатирәләр калсын, дәвамчыларың горурланырлык булсын дигән уй белән кыласың. Алсу: – Икең бер һөнәр кешесе булганда, гаилә нык була. Һәрхәлдә, безнең театрда бу шулай. Бер-бе­ребезне аңлыйбыз, бер-бере­безгә ярдәм итәбез. Кайбер театр­ларда, чыннан да, ике артист тыныша алмаска мөмкин, профессиональ яктан да бер-берсеннән көнләшеп, гаиләләрен җимерү­челәр очраштыргалый. Рамилгә ышанам, ул да миңа ышана дип өметләнәм. Ышаныч булганда көнләшүгә урын калмый. Вак-төяк өчен сүзгә килеп, ышанмыйча артыннан күзәтеп йөрүләрдән Алла сакласын. – Яшь парлардан, бу заманда бер бала да бик җитә, ди­гәнне еш ишетергә туры килә. Күпләр хәтта баланы карьерага киртә дип саный. Рамил: – Өйләнгәнче үк, балам бер генә булмас, дип уйлап йөри идем. Ходайның рәхмәте белән өчәү булды. Икенче бала алып кайтабыз дип ниятләгән идек, игезәкләр алып кайтып, дөньябыз тагын да түгәрәкләнде. Нәрги­зебез дә, Ирхан белән Әмир­ханыбыз да үз ризыклары белән дөньяга килделәр. Кызыбызга – 11, улларыбызга 8 яшь тула. Музыка мәктәбенә йөри­ләр, чит телләр өйрәнүгә һәвәс­лекләре бар. Алсу: – Элек, чыннан да, балам булса, артист булып ачыла алмамын, дигән сәнгать  әһелләре булган. Хәзер исә яшьләр бер бала белән генә дә чикләнмиләр. Өлкәннәр аларга карап, сез шундый бә­хетле, без бер бала белән генә калып бигрәк дөрес эшлә­мәгәнбез, диләр. – Балаларыгызга театр дөньясы якынмы? Рамил: – Алар биредә үстеләр инде, шуңа “безнең театр” дип сөйлә­шәләр. Нәргиз нибары 42 көнлек иде, үзебез белән Уфага гас­троль­гә алдык. Бер яше тулыр-тулмас Чиләбе якларын иңләп кайтты. Шушында үстеләр, без сәхнәгә чыкканда, кайсы артист буш, шул тирбәтеп кала иде. Аларның нинди һөнәр сайлавы турында уйламыйм әле, иң мөһиме, кеше булып үссеннәр, кешелекле, кече кү­ңелле булсыннар. Һәр гамәл өчен җавап бирергә туры килә­чәген аңласыннар иде. Якын­на­рыңа кыенлык китермәскә, соң­га калмаска, борчымаска, ке­шегә салынмаска икәнлекне сеңдерә­ләр кебек. Алсу: – Кайчак, сәхнәгә килеп чыкмасыннар дип, гримеркада бик­ләп калдырган чаклар да бар иде. Шунда гына торып торыгыз, хә­зер уйнап киләм дигәч, аңла­мый­лар иде. Ничек инде әниләре алар­ны калдырып уйнап йөри ала? Тора-бара әти-әнисенең уеннарын аң­лый, кабул итә башладылар. Әле беркөн улым, сезнең театрда уйнавыгыз шундый мактангыч, ди. Үзенчә яңа сүз уйлап чыгарган. Чын кеше булсыннар берүк. Театрны яратып безнең һө­нәрне сайласалар да, каршы килмәс идем. Әлбәттә, акчалы эш түгел. Әмма яратып эшли торган эш. Аның үз авырлыклары бар инде. Читтән генә бөтен ягы матур, бар да бәйрәмчә кебек. Бәйрәм хисен халыкка җиткерер өчен кайчак авыруыңны, күңел тө­шен­ке­леген җиңүеңне үзең генә беләсең. Һөнәр – кайсын гына сайлама, вакытлыча күренеш ул. Гаилә генә синең белән ахыргача. Шуңа күрә мин – беренче чиратта әни, аннан артист. Хәтта ролем булмаса да, уфтанырга, зарланырга вакытым юк, балаларым белән мәш киләм. Яшәү шуның белән ямьле дә инде.  
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев