Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшәсәк тә төрле җирләрдә...

“Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыяте” конкурсына нәтиҗә ясалды. Беренче җиңүчеләр инде билгеле. Туган яклары белән нык­лы элемтә булдырган җәмгыятьләр грантка ия. Җиңүчеләр исемлегендә алты район бар. Соңгы вакытта муниципаль берәмлекләр советы Казандагы якташлык җәм­гыятьләре белән тыгыз элемтәдә эшли башлады. Бу юкка түгел.   Район, авыллардан чыккан кешеләр үз җир­­лекләрен онытмаска тиеш. Туган туфрак бе­лән ныклы күпер булдырып, һәр­вакыт элемтә урнаштырып тору кирәк. Шулай булмаса, авылларның рухи йөзе бетә. Моңа кадәр мондый инициатив төркем­нәр бу эшләрне үзләре генә алып барырга тырышса, хә­зер аларга муниципаль бе­рәм­лекләр советы ярдәмгә килергә булды. Шул уңай­дан узган ел координацион совет оештырылды. Иганә­челек эше белән шөгыль­ләнүче бу җәмгыятьләрнең эшчән­леген тагын да үс­терү, аларга шартлар тудыру максатыннан муниципаль берәм­лекләр советы, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка мө­рә­җәгать итеп, махсус конкурс оештыру фикере бе­лән чыккан иде. Бу тәкъ­димне Президент та яклады. Һәм менә нәтиҗәсе бәян ителде. Башкалада район­нар­ның 39 якташлык җәмгыяте эшләп килә. Тик быел уздырылган конкурста аларның барысы да катнашмаган. Актаныш, Аксубай, Әлки, Апас, Арча, Буа, Кама Тамагы, Минзәлә, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән, Чистай җәмгыятьләре генә үз эшчәнлеген бәян иткән. “Муниципаль берәмлекләр арасында төрле конкурслар уздыра башлагач, баштарак бәйгедә катнашучылар күп булмады. Хәзер исә мөм­кинлектән файдаланып калырга теләүчеләр саны артты. Бу конкурс та шулай дәвамлы булып, катнашырга теләк белдерүчеләр тагын да артыр дип ышанасы килә”, – диде муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда җәмгыятьләрнең эш нәтиҗәләрен, планнарын, якташларына ни дәрәҗәдә ярдәм итеп яшәүләрен, төр­ле социаль-мәдәни, спорт чараларында, җәмәгать эш­ләрендәге актив катнашуларын өйрәнгәннәр.   Нәти­җәдә жюридагылар актанышлыларга баллны (53 балл) күбрәк куйган. Икенче урын исә Буа (49) белән Чистайга (45) бирелгән. Ә өченче урында өч район – Аксубай (44), Нурлат (43), Арча (42) җәмгыятьләре. Призлы урыннарга чыгучыларга грант алу өчен сертификат бирелде (100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр). Ә менә эшчәнлек­ләре шулай ук уңай бәя­ләнгән Кама Тамагы белән әлкилеләргә Рәхмәт хаты  тапшырылды. Һәр якташлыкның үзенә генә хас эшләү алымы бар. Беренче урынга чыккан Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов бел­дергәнчә, аларның башкарган эшләре шактый. Мә­четләр төзүгә ярдәм итәләр, сугышта катнашкан якташларын олылап, һәйкәлләр торгызалар, төзеклән­дерә­ләр, авыр тормыштагы гаи­ләләргә кулларыннан кил­гәнчә ярдәм итәләр. Кү­ренекле райондаш­лары­ның иҗат кичәләрен оештыралар. Буалылар да шушы юлдан бара. 25 ел дә­вамында иҗтимагый оешманы җитәкләүче Ирек Закиров та үзләренең район белән тыгыз элемтәдә эш­ләүләрен әйтте. Мәчет-чир­кәүләр торгызалар, картлар йортына ярдәм итәләр. Буалылар төп юнәлешне туган якка кагылышлы һәм җирлек өчен тарихи әһә­мияткә ия китаплар бастыруга биргәннәр. Борһан Шәһиди эзләре буйлап Кытайга кадәр барып, татар һәм рус телләрендә бәян ителгән китаплары гына да ни тора! Районнан чыккан күренекле шәхесләр, үз җир­лекләренә кайтып төр­ле бәйгеләр оештыра. Мә­сә­лән, Ренат Харис мәктәп укучылары арасында махсус премия булдырган. Икенче урынга чыккан чис­тайлылар тарих эзләре буйлап йөри. Чистайга кагылышлы һәр вакыйганы тирәнтен өйрәнеп, яшь буынга җиткерәләр. Исем­нәре онытылган якташларын барлыйлар. Бар гомерен медицинага багышлаган профессор Иван Клюшкин, чистайлылар кайларда гына яшәмәсен, без алар белән горурланып, исе­м­нәрен мәңгеләштерергә, яшь­­ләребезгә сеңдереп үстерергә тиешбез, диде. Утырышта җирлекләрдә булган проблемалар хакын­да да сөйләштеләр. Мин­­сәгыйт Шакировны авыллардагы зиратларның торышы бик борчый.  Сер түгел, бүген кайбер авылларда зиратлар ташландык хәлдә. Аларны карау, кү­зә­теп тору районнарга да йөк­ләнгән, моның өчен үза­ра салым акчасы да сарыф ителә. Тик кайбер урыннарда халык­ның да җиң сызганып эш­ләве ки­рәк. “Христиан мил­лә­тен­дәгеләрнең ка­бер­лекләрне карый, чис­тар­та торган мах­сус көннә­ре бар, – ди Минсәгыйт Шакиров. – Мөселманнарда мондый көн тәгаенләнмә­гән. Авыллардагы барлык зиратларны өмә ясап чис­тартуны гадәткә кертәсе иде”. Чарада катнашучылар бу уңайдан үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кайбер авылларда инде махсус көн дә кертелгән. Читтә яшәүче авылдашлар кайтып, мәңгелек йортны тәр­типкә китерә. Утырышта катнашучылар, май аеның бер шимбә-якшәмбесен республика күләмендә зиратта өмә көне итеп билгеләргә кирәк, дигән фикергә кил­деләр.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев