Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшәрүче Татарстан" музыка фестивале кысаларында дүртенче хәйрия концерты узды

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында “Яшәрүче Татарстан” музыка фестивале кысаларында дүртенче хәйрия концерты узды. Акциянең идея авторы – Г.Тукай исемендәге филармония директоры Кадыйм Нуруллин. Хәйрия концерты Арча шәһәрендә гомер итүче Равил һәм Лилия Хәйретдиновлар гаиләсендә тәрбияләнүче малайлар Юра Гордеев һәм Вадим Гореловка багышланган иде. Аларның куелган диагнозлары – умыртка баганасы һәм арка деформациясе, тумыштан килгән аңкау һәм иреннәр деформациясе. Дәвалануга кирәкле сумма – 105 мең сум. Казан тамашачысы, килгән кунаклар хәйрия концерты башлануга ярты сәгать кала алдан ук урыннарын ала башлады. Концертны ТРның халык артисты Айдар Фәйзрахманов ачты, ул тамашачыларга сәхнә алдына куелган тартмага акча салу мөмкинлеген әйтеп узды. Халык, концерт дәвамында бер-бер артлы акча салып, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә ашыкты. Чараның беренче бүлегендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясады. Концерт башланганда барлык 200 кешелек урыннар тулган иде, моннан тыш, басып караучылар да бихисап булды. Айдар Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең хәйрия чараларында теләп катнашуы хакында сөйләде: “Артистның хезмәт итүе, сәхнәдә чыгышы авыр тормыш шартларында яшәгән балаларга, өлкәннәргә багышлана. Бу дөньяның ямен күрсәтеп, аларга яшәргә рух өстәп, яшәүләренә алга таба дәрт бирү – менә шундый ният белән без гади тамашачы алдында чыгыш ясыйбыз. Хәйрия концертлары булганда, бик теләп башкарабыз. Мин балаларга сәхнәгә чыкканда гел болай әйтәм: сезнең һәр адымыгыз, һәр кылган гамәлегез тамашачыга барып җитәргә тиеш, тамашачыга яшәү өмете, яшәү дәрте бирергә тиеш. Теләп эшләгән эш һәрвакыт тамашачыга да, сәхнәдә чыгыш ясаган артистларга да Аллаһы Тәгалә тарафыннан меңәрләгән рәхмәт белән кайта”, - диде ул. “Филармония барлыгы алты хәйрия концерты оештыра, инде дүртенчесе булды. Беренчесен җырчы Салават Фәтхетдинов башлап җибәргән иде. Әлбәттә, халык бик яратып кабул итте, чөнки бөтен кешенең дә Салаватның яисә Фольклор ансамбленең концертына килергә мөмкинчелеге юк. Ә без шундый мөмкинчелек бирәбез. Урамнан узып барышлый, теләгән һәр кеше килеп, концертны карап, үзенә ниндидер юнәлеш алып, балаларга, мохтаҗларга ярдәм итә ала. Без сәдәканы болай да бирәбез, әмма бу - сәдәка бирү түгел, ә хәйрия чарасы”, - дип билгеләп үтте Айдар Фәйзрахманов. Концерт дәвамында тамашачыларга Татар дәүләт филармониясенең 75 еллык юбилеена багышланган, “Еллар...Юллар...Җырлар...” дип исемләнгән  дисклар таратылды. Хәйрия концертының икенче өлешен Татарстан Республикасы керәшеннәренең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле дәвам итте. “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков “Татар-информ” хәбәрчесенә хәйрия акциясен оештыруны бик кызыклы проект дип санавын әйтте. “Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин миңа хәйрия акциясен үткәрү инициатыивасы белән чыккач, мин, әлбәттә, аны хуплап алдым. Без аның белән күптәнге дуслар, әле Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ук мин аның кул астында эшләдем. Шуңа күрә, без икебез дә җитәкче буларак, бер-беребезне аңлап, бергәләп хезмәттәшлек итәбез. Әлеге проектта бик теләп катнашабыз, чөнки футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле өчен ачык һавада чыгыш ясау - үзенә күрә кызыклы проект. Без монда моңлы җырларыбызны, дәртле биюләребезне тамашачыларга бүләк итәбез. Бу концертны бит билет сатып алган кешеләр карамый, монда җырны-моңны яраткан кешеләр, Казан кунаклары килә. Әлеге акциянең рекламасы бик көчле барды, шуңа күрә дә әле бу чарага теләп килүчеләр күп булачак”, - дип белдерде ул. Артур Поляков сүзләренә караганда, хәйрия акцияләре ансамбльнең планына кертелгән. “Гомумән, хәйрия акцияләреннән читтә калырга тырышмыйбыз, чөнки ул чараларда катнашу безгә канатлар өсти, юлларыбызны киңәйтә, күңелдә ничектер тыныч булып кала. Без ТР Мәдәният министрлыгы проектларында да бик теләп катнашабыз, балалар йортларына, инвалидлар йортына йөрибез – болар безнең график буенча бара, планга кертелгән. Мондый хәйрия концертлары безнең өчен фестиваль кебек”, - диде ул. Шунысы да мөһим: ансамбль җитәкчеләре чыгыш ясаудан тыш, ярдәм йөзеннән, үзләре дә әрҗәгә конверт белән акча салдылар. “Татар-информ” хәбәрчесе ярдәмгә мохтаҗ балаларның әтисе Равил Хәйретдиновтан үзләре турында да сорашты. “Мондый тәкъдим белән безгә опекунлык органнары чыкты. Без бик тә канәгать. Балаларыбыз гарип: аларга реабилитация дә, дәвалау комплекслары да, операция дә кирәк. Аяк һәм күзләре белән проблемалары бар... Шуңа күрә дә без мондый чара оештырганы өчен филармония җитәкчелегенә бик рәхмәтле”. – диде ул. Равил Хәйретдинов сүзләренчә, алар тәрбиягә дүрт бала алган: ике балага 14 яшь, калганнарына 13 һәм 12 яшьләр. Өчесеннән ата-анасы баш тарткан, бер баланың әнисен ана булу хокукыннан тыйганнар. “Баштан ике баланы гына тәрбиягә алмакчы идек, тик дүртәү килеп чыкты. Гомумән, тәртипле, яхшы балалар үстерәбез. Алар дүрт-биш яшьләренә кадәр балалар йортында тәрбияләнгән. Әлеге вакытта балаларга авыррак. Интернатта вакытта фикерләүләре инде формалашып өлгергән иде. Хәзер без аларны үзебезчә тәрбияләргә тырышабыз, чөнки алар гел ябык бинада – интернатта үскән, гомер итәргә күнекмәгән”, - диде Равил Хәйретдинов. Ике сәгатькә сузылган хәйрия концерты бер мизгел эчендә үтеп китте. Хәйрия концерты вакытында җыелган сумма Равил Хәйретдиновка тапшырылды.
  • Бүген, 25 июньдә, 19:00 сәгатьтә  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында бишенче хәйрия концерты үтәчәк. Сәхнә корифейлары – Татар филармониясенең ветеран артистлары.

Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Фото: Расих Фәсхетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев