Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшеренеп яткан җәүһәрләребезне халык белергә тиеш!

Балтач районында җырлаучы, биюче, музыкаль уен коралларында уйнаучылар, шигырьләр, әдәби әсәрләр язучы, кул эшләре белән мавыгып, искиткеч сәнгать әсәрләре иҗат итүче кешеләр бихисап күп. “Факел” клубы һәм районның “Хезмәт” газетасы барлык 50 яшьтән өлкәнрәкләрне шушындый күркәм шөгыльләре белән уртаклашырга, халыкка күрсәтергә чакыра, дип игълан итте baltaci.ru.

Катнашырга теләүчеләр 15 сентябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр 2-43-77 телефоны аша шалтыратып языла ала, репетицияләргә килү мөмкинлеге дә бар.

7 октябрь көнне “Факел”да “Талантлар иленә сәяхәт” дип аталган бәйрәм кичәсе узачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев