Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшелүзәнлеләр Дагстанга татар халкының мәдәният-сәнгать үрнәкләрен алып бара

Яшел Үзән шәһәре китапханәчеләре Дагстанга “Рус дөньясы мәдәниятенең күптөслелеге” фестиваленә бара. Бу хакта zpravda.ru сайты хәбәр итә. Дагстан студентлары һәм мәктәп балалары сентябрьдә Россиянең Татарстан, Удмуртия, Хакасия республикалары, Мәскәү яны төбәге, шулай ук Эстония һәм Казахстан республикаларында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән танышачак. Татарстан китапханәчеләре һәм Яшел Үзәннең 1 нче номерлы лицее “Тукай варислары” дип аталган әдәби-музыкаль кичә әзерли. Шулай ук “Россиянең алтын куллары” дигән татар халык кулланма сәнгать күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк. Анда татар халык һөнәрчелеге, мисалга, туку, чигү, алтын белән чигү; тагын милли бизәк, гаилә йолалары, гореф-гадәтләр, милли кием турында сүз барачак. Дагстанлыларны халык көйләре һәм хәзерге заман татар шигърияте белән таныштыру да күздә тотыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев