Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәннең үзәк китапханәсеннән экстремистик рухтагы материаллар булган китап алынган

Ул анда кайдан килгән? Һәм, гомумән, безнең район китапханәләрендә учет алып барыламы? Болар – әлеге темага кагылышлы бүгенге көннең иң актуаль сораулары.
Без, ата-аналар, балаларыбызның кулында китап күрсәк, әлбәттә, шатланабыз. Мин үзем дә еш кына: «нәрсә дә ярый, тик укысын гына, китап бит мәгърифәт чыганагы!» – дип уйлыйм. Тик күргәнегезчә, һәрвакытта да «яктылык» түгел икән шул. Мин, артык кызыксынучылар эзләргә ташланмасын өчен, принципиаль рәвештә уку залыннан алынган китапның исемен күрсәтмәдем. Чөнки, арабызда укып, кара әле, моны, чынлап та, кулга тотарга ярамый икән бит, дип шәхсән инанырга теләүчеләр, һичшиксез табылачак. Кирәкмәс! Бик аңлы кешеләр дә,  «кирәкмәгән язмалар» авторының профессиональ басымы астында, фикер юнәлешен үзгәртергә мөмкин.
– Бүгенге көндә Юстиция министрлыгы кул астында, тыелган әдәбият исемлеген квартал саен тикшереп торучы комиссия оешты. Район һәм шәһәр китапханәләрендә шундый бер генә экземпляр табылуга – ул әйләнештән алына һәм утильләштерелә, – дип ышандыра ЯҮМР үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Константин Исаев.
Шәһәр һәм район китапханәләреннән тыш, Яшел Үзәндә гомуми фонды 278 мең китап исәпләнгән 41 мәктәп китапханәсе. Алар белән ниш­ләргә?
– Барлык мәктәп әдәбия­ты Мәгариф министрлыгы грифы астында. Китапларга ел саен ревизия ясала. Мәсәлән, агымдагы елның 19 июлендә министрлыктан Айдар Хәлимнең «Империяне үтерергә» исемле китабын тикшерергә дигән фәрман килде. Тикшердек. Андый китап табылмады, – дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.
Бар да яхшы. Тик... Китапханәләргә кайбер китапларның кырый-кымтыктан керүен барыбыз да беләбез. Мәсәлән, кемдер сарай җыештырганда бер күч әдәбиятка тап була, ташларга «жәлке», туры юл – китапханәгә. Изге эш кебек үзе. Кызганычка, һәрвакытта да андый китапларны укып, ни язылганына төшенергә уяулык җитеп бетми.  Районыбыз китапханәчеләренә генә түгел, ата-аналарга да балаларыбызга карата сизгеррәк булырга кирәклеге турында искәртәсе килә.  Малайлар һәм кызларның яшүсмер чорында алынган мәгълүматны дөрес аңлап кабул итә белмәве беркем өчен дә сер түгел. Чыганак – китап кына түгел, монда интернет та, яңа танышлар да керә. Алда әйтеп узган китап – беренче шомлы хәбәр. Алга таба шундый хәлләрне булдырмау – безнең бурыч.
Илсөя Завилейская

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев