Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәннең "Татар авылы" этнографик музеенда Шүрәле резиденцияcе ачылды

Татарстанның Яшел Үзән районында ачык һавада урнашкан “Татар авылы” этнографик музее быел Шүрәле резиденцияcенә әверелде. Музей җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел алдыннан музей территориясендә Шүрәле йорты, Убырлы Карчык өе, Тегермән, Суык бабай йорты, Тылсымчы йорты һәм башка күп кенә әкияти урыннар корып куелган.

Бирегә Шүрәле янына кунакка килгән кешеләргә Яңа ел әкиятендә катнашырга - Кар Кызына Суык бабайны Шүрәле кулларыннан коткарырга ярдәм итәргә туры киләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев