Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә Разил Вәлиевкә багышланган "Рухи мирасыбыз сакчысы" исемле иҗат кичәсе узды

4 гыйнвар көнне язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче, шагыйрь һәм прозаик Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә 70 яшь тулды. Безнең район күп эш башкарган әдипнең олы юбилее уңаеннан Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге мәдәният сарае китапханәсендә «Рухи мирасыбыз сакчысы» исемле иҗат кичәсе булып узды, дип яза район газетасы. — Мин Яшел Үзәндә чит-ят кеше түгел. Шушы округтан депутат буларак сайланган вакытлар, бергәләшеп башкарылган бик күп эшләр, «Яшел Үзән» газетасын ачып йөргән мизгелләр — күңелдә бүгенгәчә матур хатирәләр булып саклана, — дип искә алды әдип ул көннәрне. Юбилярның тормыш юлы, эшчәнлеге шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барган кичә залда утыручыларның күңел сандыгын бик күп кирәкле, файдалы мәгълүматка һәм рухи нигъмәткә баетты. — Мин Әфганстанга да, Чечняга да юктан гына бармадым. Чөнки сугышны үз күзләрем белән күрми торып, ул турыда яза алмас идем. Ә мәгълүмат күп тупланды. Ул илләрдә йөргәндә татар халкының, чынлап та, батыр булуына тагын бер кат инандым. Әсирлеккә дә эләктек, Татарстаннан икәнебезне белгәч җибәрделәр, чөнки Минтимер Шәймиевнең даны, абруе көчле иде. Әсирлектә булган 32 татар егетендә алып кайттык, — дип хатирәләрен яңартты Разил Исмәгыйль улы. — Китапларыгызны бик теләп укыйлар. Балалар шигырьләрегезне бик ярата. 70  яшьтә шигырь языламы? — Элеккеге кебек шигырь язып булмый хәзер. Олыгайгач, прозага тартыласың. Шигырьне язмыйча тора алмаганда язам күбрәк. Хәтта законнар да язам хәзер — дип, шаяртып җавап бирде дәүләт эшлеклесе. 1986-2000 елларда Татарстан Рес­публикасы Милли китапханә директоры вазифасын башкарган, 3 миллионнан артык кадерле әсбапларны яңа биналы итеп татар китабын туплап торучы мәгърифәт, мәдәният үзәгенә әйләндергән шәхес­кә шул юнәлештә сорау бирелде: — Бүген авыл җирлекләрендәге китапханәләрнең язмышы нинди? — Республика буенча 400 китапханәне ябу турындагы карарны Минтимер Шәймиев кире какты. Шулай да, укырлык кешесе калмаган авылда китапханә тотуның мәгънәсез эш булуын аңлыйсыздыр. Ә яши торган авылларда китапханәләр дә яшәячәк, — дип ышандырды Разил Вәлиев. Кичә тәмамланса да, халык таралыр­га ашыкмады һәм вакыт соң булуга карамастан, Разил Исмәгыйль улы алар белән аралашуын дәвам итте, диелә район хәбәрендә. — Минем сезгә бүген бөтен байлыгымны бүләк итәсем килә, — дип, үзенең бик күп китапларын мәдәният йорты китапханәсенә тапшырды. — 80, 90, 100дә дә очрашулар насыйп булсын, дип саубуллашты ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев