Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәнлеләрдә зур куаныч!

“Зеленодольск” футбол командасы сигез елга беренче тапкыр республика чемпионы исеменә лаек булды, дип, “Яшел Үзән” газетасы бүген бу хакта язма тәкъдим итте.

Журналистлар сорауларына җавап бирә һәм котлаулар кабул итә башлаганчы, «Зеленодольск» ФК директоры Нияз Низамов иң башта команданы, уенчыларны, тренерлар, администрация составын һәм, әлбәттә инде, яшел үзәнлеләрнең чемпион булуында мөһим роль уйнаган партнерларны, химаячыларны, шәһәр җитәкчелеген котлады, аларга рәхмәт белдерде. “Җанатарларга аерым рәхмәт әйтәсем килә, аларның республикада иң яхшы җанатар булуында бернинди шик юк! Мәшәкатьләре баштан ашкан булса да, һава торышының нинди булуына карамастан, трибуналар шыгрым тулы була. Бу юлы командабыз өчен көч биреп торырга 600дән артык кеше килде. Алар арасында яшьләр һәм балаларның күп булуы бигрәк тә сөендерә”, – дип, шатлык уртаклашты Нияз Низамов.

Шулай итеп, бер үк вакытта өч уен: Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә һәм Түбән Камада. Грандиоз финиш программасы җанатарларны тагын да җанландыра: 2016 ел сезоны “Зеленодольск” һәм “КАМАЗ” командалары арасындагы матч нәтиҗәсе белән тәмамлана лабаса. Яшел Үзән командасы чемпионатта буенча 38 балл суммасы белән - беренче позициядә.

“Әйе, бу хәлиткеч уен булды, – дип дәвам итә Нияз Низамов. – Шулай булса да, 24 сентябрьдә узган безнең команда белән «Мотор-Академия» командасы арасындагы уенны төп уен дип атар идем. «Мотор-Академия» көчле тренерлы кодрәтле команда. Без бу уенга бик нык әзерләндек. Даими тренеровкалар, уенга көйләнү, безгә каршы уйнаучыларның тактикасын өйрәнү – берсе дә калмады. Шәһәрне тутырып афишалар, баннерлар элдек, ролик әзерләдек. Аны карагач, хатыным: “Миңа бу уенда, һичшиксез, булырга кирәк!” – диде. Шулкадәр нык әзерләндек һәм ... оттырдык. Дөресен генә әйткәндә, шул мизгелдә нидер булды. Икенче сезон турында сөйләшә башлаган идек инде. Безне җиңүләре фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килмәгән булып чыкты. Безнең кырдагы җиңүеннән соң Казанның “Мотор-Академия” командасы рәттән өч уенны оттырды, җитмәсә, көндәшләренең берсе – аутсайдер-команда. Менә ул безнең шанс! Һәм безнең команда аннан файдалана алды! Егерме минут кала Эдик Гатауллин, пенальти хокукын яулады, ә Тимур Парменов Чаллының “КАМАЗ” капкасына җиңү голын кертте. Мин бу турыда тыныч кына сөйли дә алмыйм. Трибунада нәрсә булуын күз алдыгызга да китермисез – ул шартлады!”

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев