Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә Яңа елга дөньяның җиде могҗизасы пәйда булачак

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек турында уйлана башладылар. Бәйрәм уңаеннан быел шәһәрдә дөньяның җиде могҗизасы пәйда булыр дип көтелә, дип яза "Зеленодольская правда" газетасы.

Ягъни Россиядә тәүге табигать һәм тарихи-архитектура тыюлыклары барлыкка килүгә 100 ел тулу вакыйгасына багышлап, Яшел Үзәндә җиде урында Яңа ел рухында бизәлгән мәйданнар барлыкка киләчәк. Яшел Үзән аша бик күп туристлар үтеп йөрүен исәпкә алып, шәһәр хакимияте Зөя елгасы ярларын тоташтыручы танылган Романов күпере янында "Яшел Үзән" дигән язу да куярга ниятли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев