Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә Татарстанда беренче абилитацион үзәк ишекләрен ачты

Бу вакыйганы һәм социаль проектның гамәлгә ашырылуын инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре зур өметләр баглап, ел ярым зарыгып көтте, дип хәбәр итә “Новости Зеленодольска” басмасы.

Проект хәйриячеләр акчасына тормышка ашырылды. Бинаны исә Яшел Үзән районы хакимияте бирде, анда ремонт ясалды. Әлеге үзәк ачылу тантанасында кызыл тасманы муниципаль район башлыгы Александр Тыгин, проект авторлары – “Благое дело” иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючы Лариса Коржова һәм оешма рәисе Ирина Майорова кисте. Район башлыгы үзәкне ачуда өлеше кергән эшкуар Айрат Хәйруллинга, Инвестицион үзәк җитәкчесе Рамил Хәлиловка, Яшел Үзән сөт комбинаты генераль директоры Артур Егоровка Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Физик мөмкинлекләре чикле балаларга социаль мохиттә шартлар тудыру, нормаль тормышта аралашырга өйрәтү, һөнәри яктан әзерләү, тормышка яраклаштыру бер сүз белән “абилитация” дип атап була, - дип билгеләп үтте тантанада Лариса Коржова. – Хәзер менә шундый балаларга, безнең үзәккә рәхим итегез, дия алабыз”. Балаларда формалашмаган функцияләр һәм күнекмәләрне булдыру һәм аларны үстерүдә абилитацион үзәк 27 юнәлеш буенча эшләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев