Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә татар язучылары, журналистлар һәм сәнгатькәрләрнең "Фәйзуллин йөзүләре" узачак

Быел татар язучылары, журналистлар һәм сәнгатькәрләрнең «Фәйзуллин йөзүләре» дип аталган мәдәни-спорт бәйрәме 1 августта Яшел Үзән районы Олы Чишмә (Большие Ключи) авылы янындагы буада булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин хәбәр итте. “Әлеге бәйрәмнең 40 елга якын тарихы бар. Анда әдәбият-сәнгатьне һәм спортны үз иткән һәркем катнаша ала. Быел да сабыйлардан башлап сиксәнне узганнарга кадәр алтмышлап кеше катнашыр дип уйлыйм”, – ди Равил Фәйзуллин. Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, озак еллар “Казан утлары” журналының баш мөхәррире булган, хәзер “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе Равил Фәйзуллин үз мисалында сәламәт яшәү рәвешен һәм йөзү спортын пропагандалый, үз исемендәге “җәйге йөзүләр”не традициягә кертте. Бәйрәм программасында – спорт ярышлары һәм җыр, музыка, тапкыр сүздән оештырылган әдәби-музыкаль кичә. Спорт ярышларында җиңүчеләргә призлар да каралган. “Бу бик демократик бәйрәм, зур иганәчеләребез юк. Җыелышып казан асып бәрәңге пешерәбез, үз күңелебезне үзебез күреп ял итәбез”, – ди Равил Фәйзуллин. Ул һава торышының гына уңай килүен тели.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев