Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә Россия өчен уникаль булган "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" инновацион проекты гамәлгә ашырыла

Проект Татарстан Хөкүмәте, “Mastercard” халыкара түләү системасы һәм “Ак Барс” банкы” ГАҖ, “Саклык банкы” ГАҖ партнёр-банклар белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Проектка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф, “Mastercard”ның Россия, Казахстан, Беларусь һәм Әрмәнстандагы башлыгы Алексей Малиновский, “Ак Барс” банк” ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев старт бирде. Проектны исә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов презентацияләде. Аның социаль әһәмияте турында ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Башлангыч этабында бары тик гражданнар теләкләре буенча 75 меңләп карта бирү күздә тотыла. Карталарның 70 процентын “Саклык банкы”, калган 30ын “Ак Барс” банкы чыгара. Карта биргәндә җыемнар каралмаган, дип аерым билгеләп үтелә.

“Татарстан Республикасында яшәүче картасы”н тапшыру процессы башланды. Ул универсаль пластик картаның чиплы һәм “Ак Барс” банкы мультисервис карталары базасы рәвешендә эшләнгән, ягъни ул әйберләр сатып алганда карта хуҗасына MasterCard PayPass® контактсыз технологиясе ярдәмендә мизгел эчендә түләү мөмкинлеге бирә, карта хуҗасын тиңләштерү һәм электрон хезмәтләр күрсәтү өчен социаль әһәмияте бар, аның ярдәмендә транспортта барган өчен түләп була һәм шәхси мәгълүматлар теркәлгән. “Әлеге универсаль карта товар өчен түләү һәм социаль түләүләрне алуда, сүз дә юк, бик уңайлы. Ләкин функционалы, сервисы, өстенлеге ягыннан “Ак Барс” картасы заман таләпләренә җавап бирә. Карта барлык өлкәләрдә кулда булмаган акча әйләнешенә һәм кулланучыларның акча белән эш итүен үзгәртүдә һәм тормыш сыйфатын күтәрүдә этәргеч бирер дип өметләнәбез”, - диде“Ак Барс” банк” ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев