Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә Мәскәүдә дә гамәлдә булган "Имин шәһәр" программасы эшли башлаячак

Сезнең телефоныгызга яки ишегегезгә шалтыраталар һәм сез өегездә булмаган очракта да ул кешене күрәсез. Алай гына да түгел, сез аңа хәтта подъезд ишеген яки капкагызны да ача аласыз. Бу буш фантазия түгел, мондый мөмкинлек агымдагы елның җәендә һәр теләгән кешегә биреләчәк, дип яза "Яшел Үзән" газетасы. «Имин шәһәр» – муниципаль программа һәм ул инде Мәскәүдә, шулай ук Россиянең башка күп кенә шәһәрләрендә гамәлдә. «Имин шәһәр» – хокук тәртибен, видеомониторинг, шәхси милек сагы һәм шәһәрнең теләсә кайсы почмагында гражданнарның иминлеген булдыруга юнәлгән мәсьәләләрне чишүнең комплекслы системасы. Алдан әйтеп үтелгәннәргә аңлатма бирү өчен әлеге программаны түбәндәгечә бүлеп карарга була: *Подъезд ишекләрендә видео күзәтү (видео камералы домофон); *Ишек алдында камера; *Урамда камера (җинаятьче яки сезнең машинагызга зыян китереп качарга теләүчене һ.б. күрү мөмкинлеген бирә); *Һәм, ниһаять, дүртенче элемент – ул шәһәргә керү – чыгу юлында урнаштырылган камера. – «Имин шәһәр» программасы эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсе Казанда да бар, – ди Яшел Үзән муниципаль районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков. – Машина әйберләрен, автомобильләр урлау яки аларга зыян салу кебек ишек алды җинаятьләре сизелерлек кимеде. Шулай ук яңа буын домофоннары ярдәмендә янгыннар турында хәбәр итү буенча да уңай тәҗрибәләр бар. Безнең шәһәрдә дә камералы домофон урнаштыру турында мөрәҗәгать итүләр булды. Халыкның үз куркынычсызлыгы, иминлеге турында кайгырта башлавы куандыра. Бүгенге көндә, замана җиһазы – яңа буын домофонын урнаштыручылар аның өчен абонент түләве аена 45-50 сум тирәсе булыр дип фаразлый. Ә аны 4 каттан да биегрәк йортларга урнаштыру бөтенләй дә бушлай булачак. Бүгенге көндә өендә домофонлылар аның өчен 25 сум түли, ә яңасы өчен, әлбәттә, чыгым артачак һәм мөмкинлекләр дә күбрәк булачак: – Видеокүзәтү белән домофон урнаштырганда һәр яшәүченең, кирәк булган очракта, узган 5 тәүлек буе подъезд янында нәрсә булганлыгы хакындагы язманы алу мөмкинлеге бар, – дип аңлата хәбәр системасын эшкәртү һәм урнаштыру буенча компания директоры Вәсил Зәкиев. – Подъезддан чыккан һәм кергәнне карарга була. Әлбәттә, әлеге домофонның функциясенә һәр фатирга гадәттән тыш хәлләр (янгын, җир тетрәү һ.б) турында тиз арада хәбәр бирү системасы да керә. Шулай ук һәр кеше фатирдагы домофон трубкасын алыштыручы кушымтаны да телефонына кертә ала. Ягъни, сезнең почта әрҗәсендә әйбер калдырырга тиешле нинди дә булса курьер килде ди, шулвакыт кесә телефоныгызга звонок киләчәк һәм сез аңа подъезд ишеген ача аласыз. Wi-Fi интернет, видеога реаль режим аралыгында керә алу һәм башкалар. Болар барысы да сезнең фатирыгыз һәм йортыгызны сакларга ярдәм итә ала. Күпкатлы йорттагы фатирлар белән азрак булса да аңлаштык. Шәхси секторда яшәүчеләргә килгәндә, әлеге җиһазны урнаштырып биргән өчен якынча 17 мең сум түләргә кирәк. Әмма айлык абонент түләве каралмаган һәм тынычлап йокларга да мөмкин. Әлбәттә, безне күпфатирлы йортларда һәм үз өеңдә яңа буын домофоннарны куярга берәү дә мәҗбүр итмәячәк. Тик шулай да үзеңне һәм милкеңне саклау мөмкинлекләре турында барыбыз да белергә тиеш. Һәм хәзерге заманда аннан кулланмый калу ахмаклык булыр иде. Ата-бабаларыбыз кайчандыр ризыкны учакта пешергән, ә хәзер – газ, кесә телефоннары юк иде һәм кешелек дөньясы интернет белән ничек кулланып булуы турында башына да китереп карамады. Әмма хәзер без, техника алга киткән заманда, тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев