Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә "Кыш бабайдан бүләк" акциясе игълан ителгән

Елның иң тылсымлы бәйрәме – Яңа ел якынлаша. Аны аеруча балалар зарыгып көтә. Кыш бабайга хат язып, бүләк сорау иң күңелле мәшәкатьләренең берсенә әверелә. Яшел Үзән башкарма комитеты район башлыгы ярдәмендә быел да «Кыш бабайдан бүләк» акциясе игълан ителде, диелә “Яшел Үзән” газетасы хәбәрендә. Әлеге күркәм акция ярдәмендә приютта тәрбияләнүче бәләкәчләргә, авыр тормышлы гаиләләрдә үсүче балаларга, онкология чире белән авыручы малайлар һәм кызларга бүләк бирү мөмкинлеге бар. Бу дөньяда бик аз гына яшәп тә, язмыш сынавына дучар булган сабыйларның күбесе иң кадерлесе – ата-ана назыннан мәхрүм. Шуңа да социаль учреждениеләрдә яшәргә мәҗбүрләр. Яңа ел якынлашканда алар чыршы бәйрәменнән, күңелле мизгелләрдән һәм татлы күчтәнәчләрдән мәхрүм булмаячак. “Ләкин һәммәсенең дә күңел түрендә йөрткән теләге бар, алар аның тормышка ашуын зарыгып көтә. Балаларга могҗиза бүләк итү бездән дә тора. Һәрберегез теләк язылган шарны алып, сабыйларның үтенечен тормышка ашыра аласыз”, – дип, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Нуриева киңәшмәдә җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. Гадәттәгечә, залда «теләкләр чыршысы» урнаштырылган. Анда яңа ел могҗизасын көтүче балаларның үз куллары белән ясалган шарлар эленгән. Бүләкне адресатка тапшырырга яки социаль учреждениедә чыршы төбенә куярга була. Онкологик авыру балаларның элемтәгә керү ысулы да күрсәтелгән. 28 декабрьдә социаль приютта Яңа ел тамашасы узачак. Бу көнне һәр бала үзенең бүләген көтәчәк. “Менә шулай бердәм булып, узып барган елда күп изге гамәлләр кылдык. Һәм бу акциядә дә актив катнашып, елны лаеклы итеп төгәллисе иде. Без күп акча сорамыйбыз, ә азрак булса да игътибар итүегезне үтенәбез”, – дип, Гүзәл Нуриева чыгышы ахырында бер педагог-психолог сүзләрен өземтә итеп җиткерде: балалардан яхшы кеше тәрбияләр өчен аңа ике тапкыр кимрәк акча сарыф итәргә һәм ике тапкыр күбрәк игътибар күрсәтергә кирәк. Теләкләр язылган шарлар җитәкчеләр кулына күчте, чыршы буш калды. Димәк, Яшел Үзән районының социаль яклау бүлеге башлыгы чыгышы җитәкчеләрнең йөрәк түренә үтеп керде, диелә "Яшел Үзән" газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев