Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзән укучылары бер көнгә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә әверелгән

Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин төрле идеяләр белән янып яши. Шуларның берсе - мәктәп укучыларының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ролендә булып, белем алган территорияләре янында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган әти-әниләргә шелтә, ә кайвакытта беркетмә төзүләрен дә теләгән иде. Ул укучылар яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен белеп үссен, юлда бер-берсенә карата хөрмәт тәрбияләнсен дигән фикерне максат итеп куйды, дип яза “Яшел Үзән” газетасы. Хәер, «Яшь инспектор» отрядлары һәр мәктәптә дә бар. Даими рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә, сабыйлар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмас өчен, әти-әниләр җыелышы, класс сәгатьләре, профилактик чаралар, юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж уздыру, инспекторлар пропагандасы даими үткәрелеп тора. Караңгыда йөргәндә кием, я булмаса букчага беркетеп кую өчен 14596 укучыга яктырткыч әйберләр таратылган. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү эше тулысынча башкарылган. «Ата-аналарның кайгыртуы» иҗтимагый хәрәкәте кысаларында 5нче гимназиядә «Балалар иминлеге - безнең кулларда» дип аталган әти-әниләр конференциясе узды. Биредә балаларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә юлда үз-үзләрен тотулары турында җиткерелде, дип сөйли Яшел Үзән районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева. Чыннан да, күп очракта балаларга мисалны тәпиләгәндә дә, машинада барганда да үзебез күрсәтәбез. Һәм ул һәрчакта да үрнәк булып тормый. Ә инде сыйныфта өйрәнгән белемнәрне практикада кулланып, үзеңне чын ЮХИДИ инспекторы буларак хис итү - икенче хәл. Ноябрь ахырында район башлыгының «Яшь инспекторлар хәрәкәтенең актив эшчәнлеге турында»гы йөкләмәсе белән яшь инспекторлар көн саен мәктәп янында кизү тора башлады. Алар, әти-әниләрен контрольда тоту максатыннан, юл йөрү кагыйдәләрен бозган кешеләрне ачыклый. «ЮИД» (юный инспектор движения) дип язылган костюм кигән малайлар һәм кызлар мәктәп яны территориясендә юл йөрү кагыйдәсен бозган ата-аналарга беркетмә дә төзи. Моннан соң мәктәп яны мәйданында юл йөрү кагыйдәсен бозган машина йөртүченең кабат бу адымга барасы килерме икән? Ни дисәң дә, балалары алдында оят бит! Район башлыгы Александр Тыгин: “Әлбәттә, бу минем башымда бөтерелгән уйларымның берсе генә. Кулларында беркетмә булган балалар үзләре ЮХИДИ хезмәткәрләре булып эшләп карагач, юл йөрү кагыйдәләрен бозмас дип уйлыйм. Әлегә бу аларга чынга якын бер уен кебек, ләкин киләчәк тормышларында үзенең нәтиҗәсен бирер дип ышанам”, – диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев