Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзән шәһәрендә Санкт-Петербург рәссамнары күргәзмәсе оештырылачак

25 август көнне Яшел Үзәндә “Невадан Иделгә кадәр” исемле күргәзмә ачылачак. Аны оештыру мәсьәләләрен карау өчен 27 июньдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Питер рәссамы Илдус Вахитов белән очрашу үткәрде, дип хәбәр итәләр Бөтендөнья татар конгрессыннан. Яшел Үзәндәге күргәзмәне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллек, Кронштадт һәм Яшел Үзән тугандаш шәһәрләр администрацияләре оештыра. Үз эшләрен күргәзмәгә А. Галимов, Р.Мифтахетдинов, Т. Яруллин, И. Вахитов, Р.Римишевская һәм төньяк башкаланың башка татар рәссамнары тәкъдим итәчәк. Күргәзмә Яшел Үзән шәһәренең 85 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана, дип билгели оештыручылар. Күргәзмә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Яшел Үзән шәһәре, Сәнгать галереясе, Засорин ур., 2 йорт. Әлеге чара 25 август көнне 16.00 сәгаттә ачылачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев