Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзән шәһәрендә иминлек атналыгы үткәрелә

 “Тормыш иминлеге өчен юлларда куркынычсызлык” VI Халыкара конгрессына багышлап, 26 сентябрьдән 30ына кадәр республикада “Иминлек атналыгы” акциясе игълан ителгән иде. Бу чорда юлларда балалар катнашындагы транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрне профилактикалауга зур игътибар бирелеп, төрле чаралар үткәрелә. Бу бик җитди тема. 2016 елның 8 аенда республикада балалар катнашында 416 шундый һәлакәт теркәлеп, 10 баланың гомере өзелгән, 442се җәрәхәтләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 49га арткан. Ә Яшел Үзәндә балалар катнашында 10 транспорт һәлакәтендә, 10 бала имгәнүләргә дучар ителгән, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

Иминлек атналыгы барышында шәһәрнең “Чишмә” 31нче балалар бакчасында “Юл – Тормыш символы” чарасы уздырылды. Анда шушы акциянең символы һәм юлда Тормыш символы - кояшны, ә таҗлары - җәяүлеләр юлын, сабагы юлны хәтерләткән ромашка сайланган иде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар агитбригада белән чыгыш ясап, ата-аналарга ромашкалар таратты. Һәр ата-ана ромашка таҗларына үзләренең теләкләрен язды.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева әлеге чарада юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Һәр балага “Игътибар, мин барам!” ут кайтаргыч билгеләр дә өләштеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев